Ветераннарны котладылар

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Ветераннарны котладылар

28 июльдә районда ике өлкән буын вәкиле түгәрәк даталы гомер бәйрәмен билгеләп үтте: Яңа Кенәрдә яшәүче Сәгъдулла Зәйнуллинга – 90, Хәсәншәех авылында гомер кичерүче Факия Мәгъсүмовага 95 яшь тулды. Юбилярларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина, Россия Федерациясе Президентының, Арча районы башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Сәгъдулла абый хезмәт юлын 1942 елда Кызыл Юл районы элемтә конторасында хат ташучы булып башлап җибәрә. 1943 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1944 елда яраланган солдат туган авылына кайта. Ул елларның шаһиты — ветеранның күпсанлы орден-медальләре. Сугыштан кайткач Сәгъдулла абый гомере буе җаваплы эштә эшли, озак еллар авыл Советы депутаты булып сайлана.

Хатыны Рәйсә апа белән 53 ел гомер кичерә алар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә тормыш иптәше дә, ике баласы да якты дөньяда юк инде. Ветеран кызы Мөршидә белән яши. “Тормышта сәламәтлекне сакларга кирәк икән”, — дип яшьләргә киңәш бирүче бабайның бер кулы юк (сугыш “истәлеге”), күзләре бик начар күрә, шөкер, колак- лары ишетә, хәтере әйбәт. Гел хәлен белеп яшәгән авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдиновка рәхмәтле ветеран.

Олыгайгач, кешенең гомер иткән нигезен калдырып яшәргә башка җиргә китәсе килми. Үз өемдә үз көем дип яши алар. Бүгенге юбилярларыбыз ул яктан бәхетле: үз нигезләрендә гомер итәләр. Факия апа да төп йортта улы Рубин белән килене Гүзәлия тәрбиясендә яши. Ире белән 6 балага гомер бирә Факия, әмма өлкәне 6 яшендә вафат була. Бүгенге көндә әбекәйнең 5 баласы исән-сау, 9 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Яшьлегендә Балтач районының Кариле авылындагы механизаторлар курсын тәмамлаган Факия апа сугыш елларында авыл кырларында комбайнда эшли. Сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы “Ватан” совхозында хезмәт куя.

Үзен котларга килүчеләрне ишек төбенә үк чыгып каршы алды әбекәй. Дөнья хәлләреннән хәбәрдар икән, кунакларны да гәҗиттән укып белүе турында әйтеп алды. “Гәҗитне күп алдырабыз без, үзем укып чыкмыйча өйдә беркемгә дә бирмим, — дип сөйләп китте. — Гомерем буе хезмәттә булдым, әле дә йөрәк түзми, көнгә берничә тапкыр чыгып йорт тирәсен әйләнеп керәм, кайчак күрше урамнарга да барып киләм. Авылдашлар мине күргәч, “Әнә, корреспондент килә”, — дип каршы ала. Мин гомерем буе усал булдым, ләкин хезмәтемдә мактаулы, тырыш идем. Шул тырышлыгым сәбәпле сугыш елларындагы авыр вакытларны да җиңелрәк кичердек без, эшләгәнгә күрә ашарыбызга бар иде”.

Сөйләр сүзләре күп Факия апаның. Ул еллар турындагы истәлекләрен элекке елларда очрашуларда мәктәп укучылары белән уртаклашса, хәзер очрашуларга йөрми инде.

Үткәннәрнең тере шаһитлары белән бер аралашу да күңелне төрле кисәкләргә бүлгәли: сагыш та, әрнү дә, горурлану да, үзебезнең яшәешкә куану да урын ала аларны тыңлаганда. Сафлары сирәгәя барган өлкәннәргә игътибар күрсәтергә, аларның үткән гомерләре турында сөйләгәннәрен тыңларга вакыт табарга, яшь буынга истәлекләрен ишеттерергә соңга калмасак иде.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International