Арчада “Бердәм Россия”нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшләде
Татарстанның барлык районнарында “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре эшли башлады. Проект партиянең сайлау алды агитациясе программасы кысаларында тормышка ашырыла. Махсус график буенча активистлар көн саен республика шәһәр һәм авылларына чыга. 6 августта мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе безнең Арча районында эшләде.
Республика бүлекчәсендә аңлатканча, мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре республиканың һәр районында булачак, Татарстанда яшәүче һәр кеше үзе яшәгән урында, соравын, теләкләрен җиткерә, Дәүләт Думасына кандидатларга үз наказын бирә алачак. Татарстанлылар наказлары нигезендә республикадан депутатлар Дәүләт Думасында үз эшләрен төзиячәкләр, диләр “Бердәм Россия”дә.
“Бердәм Россия”нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе иртәнге сәгать унда Арчада “Радуга” кибете каршында эшен башлап җибәрде. Беренче булып Кушлавычтан Алинә Хәбибуллина мөрәҗәгать итте. “Арчадан Кушлавычка юл бик начар, нык-лап төзекләндерү кирәк. Шуңа Тукай туган төбәккә кунаклар да сирәк килә”, — дип ул юл мәсьәләсен күтәрде.
“Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Рәмзия Хәмидуллина шәһәрнең Нижняя, Кызыл Бистә, Ямашев, Завод урамнары юлларында асфальтны яңартырга, сугыш балалары статусын булдырырга дигән теләкләр белдерде.
— Тормышыбыз алга бара, шәһәребез көннән–көн матурлана. Читкә барып, андагы тормыш шартлары белән чагыштыр- гач кына үзеңнең нинди рәхәт яшәвеңне аңлыйсың, — диде ул. — Халык арасына чыгып, гозерләрен тыңлау, гади халык мәнфәгатьләрен кайгырту бик уңай күренеш. Бу очрашуларның нәтиҗәсе дә булсын иде.
— Ешрак килсеннәр, халык белән аралашсыннар иде. Турыдан-туры үз фикереңне җиткерә алу бик яхшы, — дип өстәде биш бала анасы, 67 яшьлек хезмәт ветераны Нурҗиһан апа.
Ул көнне Арчада “Бердәм Россия”- нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Хәтта чират җыелды. Сораулар, теләкләр дә төрле. Балалар бакчасы, ясле, яшьләр үзәге кирәклеге турында да әйттеләр, сугыш чоры балаларына игътибар бирүләрен дә сорадылар, юллар, су проблемаларын да күтәрделәр. Әмма халыкны иң борчыганы — эш урыннары булмау, шуның нәтиҗәсендә халыкның Казанга китеп эшләргә мәҗбүр булуы.
— Мин 2003 елдан “Бердәм Россия”дә. 11 ел инде лаеклы ялда. Районда башкарылган эшләр өчен партиягә рәхмәтемне белдерәм, — дип Габделбәр Закиров рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
“Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенең чираттагы тукталышы – Сикертән авылы. Кызу урак өсте булуга карамастан, биредә дә халык актив катнашты, наказларын җиткерде, бик кирәкле һәм мөһим проблемаларны күтәрде.
— Рәхмәт шундый очрашулар оештырган өчен, — дип башлады сүзен Сеҗедән Марс Абдуллин. – Минем соравым төрле өлкәгә кагыла. Авыл җирлегендә ятим балалар гына түгел, инвалид балалар өчен торак мәсьәләләренә дә игътибар бирелсен, авылда йорт төзеп чыгарга теләгән яшь гаиләләр өчен субсидия алу проб- лемалы булмасын, яшь белән чикләнмәсен, беренче кертемсез эшләнсен, 9 сыйныфтан соң имтиханны икелегә бирүче балаларга да аттестат тапшырылсын (киләчәктә училищеларга кереп, алардан менә дигән эшчеләр чыгарга мөмкин) иде.
Кәчедә дә беренче чиратта тимер юлдан авылга кадәр килүче юлның бик начар хәлдә булуы турында сүз барды. Аннан биредә җәй көннәрендә урамнарда ут юклыгы, ике авылны берләштереп торган елга аша күпер кирәклеге (Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров әйтүенчә, җәяүлеләр өчен күпер төзелеп килә), авылга су кертелмәве мәсьәләләрен күтәреп чыктылар.
— Арча районында халык зур активлык күрсәтте. Барлыгы 30 кеше тәкъдимнәрен кертте, киңәшләрен бирде, сорауларын җиткерде. Аларның туган яклары, туган авыллары язмышы өчен борчылганнары күренеп тора. Үзләре күтәргән мәсьәләләрнең тормышка ашырылуына ышаналар, “Бердәм Россия” партиясенә зур ышаныч баглыйлар. Барысының да яхшы тормышта яшисе килә, —диде мобиль кабул итү бүлмәсе координаторы, “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.Медведевның төбәкара җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе хезмәткәре Диләрә Шәрәфиева. – Без бу сораулар, тәкъдимнәр, наказларны бүген үк Президент аппаратына, “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә, партиянең төбәк бүлекчәсенә юллыйбыз. Аларны Президент үзе контрольдә тота. Барысы да бер вакытта булмаса да, акрынлап чишелер.
Бу очрашу соңгысы түгел. 25 августта Наласа, Түбән Аты, Утар Аты, 15 сентябрьдә Үрнәк, Шушмабаш, Яңа Кенәрдә була. Фикерләрегезне туплап, сорауларыгыз, теләкләрегезне алдан әзерләп куя аласыз.
Гөлсинә Зәкиева