Сугармый булмый

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Сугармый булмый

Татарстанда Идел буе федераль округы буенча мелиорациягә багышланган семинар–киңәшмә үтте. Анда Россиянең 15 төбәгеннән мелиорация өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр килгән иде.

5 августта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков җитәкчелегендәге делегация Арча районындагы мелиорация объектларында булдылар. Кунакларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Кунаклар үзәк стадион янында төзелүче ясалма күл һәм ял паркы зонасын карадылар.

— Әлеге төзелеш турыдан–туры мелиорациягә карамаса да, Татарстанда менә шундый программа да тормышка ашырыла, — диде Валерий Жуков.

Безнең районда “Сервис–Агро” ширкәте сугару системасы нәтиҗәле эшли. Соңгы еллардагы корылыкта бу аеруча ачык күренә. Ширкәткә кергән “Кырлай”, “Игенче” хуҗалыкларында 1 мең гектар бәрәңге сугарып үстерелә. Кунаклар Иске Кырлай авылы янәшәсендәге плотина янында тукталыш ясап алдылар.

“Татмелиорация” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков җәмгыять эшчәнлеге инде 90 елдан артык алып барылуын билгеләп үтте. Әлеге система, башка төбәкләрдән аермалы буларак, саклап калынды. Бүген республика үзен сугарулы мәйданнарда үстерелгән бәрәңге белән тулысынча тәэмин итә. “Кырлай” ширкәте керткән өлеш гаять зур.

Арча районында сугарулы мәйданнарны 2016 елда 3305 гектарга җиткерү күздә тотыла. Быел барысы 39,5 млн. сумлык эш башкарылачак. Дөресен генә әйткәндә, колхозлар заманында сугару системалары һәр хуҗалыкта бар иде, барысы 26 буа төзелде. Кайбер хуҗалыкларда җир астында әле дә әзер торбалар ята. Әкренләп буаларны төзекләндерү башланды. Чөнки 2010 елгы куркыныч корылык сугарулы мәйданнарның бик кирәк булуын тагын бер тапкыр искәртте.

Хәзерге вакытта “Кыр-лай” ширкәтендә 1264 гектар, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә — 318, “Игенче”, “Пионер” ширкәтләрендә — 220шәр, “Сигнал” ширкәтендә — 112, “Сафия–1”, “Таң” крестьян–фермер хуҗалыкларында — 50шәр, Гатауллин крестьян–фермер хуҗалыгында 5 гектар сугарулы җир бар.

Татарстан мелиораторлары соңгы 4 елда 320 сусаклагыч һәм эрозия- гә каршы корылмалар төзегән һәм үзгәртеп корган, 21,5 мең гектар сугарулы җирне файдалануга тапшырган, 800 артезиан скважинасы казыганнар, 600 километрдан артык суүткәргеч салынган.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International