02 хәбәр итә

2016 елның 12 августы, җомга

“Уңыш” операциясе кысаларында агымдагы елның 5 августында Арча-Мари Иле чигенең автомобиль юлындагы Югары Бирәзә янында “ГАЗ-4301” маркалы машина туктатыла. Тикшерү барышында машина әрҗәсенә документсыз арыш төялүе ачыклана. Арча эчке эшләр бүлегенә кергән хәбәргә караганда, 1550 килограмм ашлыкны “Агросинтез” ширкәтеннән урлаганнар. Гаепле кеше тотылган. Аңа карата җинаять эше ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International