Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев Урта Сәрдә авылында яшәүче Нәфига Таһированы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Нәфига әби 14 яшьтән колхозда эшли башлый, аннан тегү цехына керә. Ире Билал белән 5 бала үстерәләр.