Ата–ана хокукыннан мәхрүм ителде
Суд район прокуратурасының Арча районында яшәүче 24 яшьлек Диана Мифтахованы ата–ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Аңа балигъ булмаган 3 баланы карау өчен алимент түләргә дә туры киләчәк.
Тикшерү күрсәткәнчә, Диана Мифтахова озак вакытлардан бирле үзенең ата–ана бурычларын үтәми, балалары белән шөгыльләнми. 2015 елда ике тапкыр административ җавап- лылыкка тартылуга карамастан, тиешле нәтиҗә ясамый, җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баруны дәвам итә. Бу гына да түгел, 2016 елның гыйнварында ул 3 баланы үзенең әнисенә калдыра. Әлеге гамәлен башка шәһәргә озакка эшкә китү белән аңлата, әмма эш урынын әйтми.
Мифтахова гаебе белән балалар торак–көнкүреш шартларыннан да мәхрүм. 1 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны мондый хәлдә калдыру аларның рухи, психик һәм әхлакый үсешенә тискәре йогынты ясый.
Мифтахова аңлы рәвештә үзенең ата–ана бурычларыннан читләшә.
РФ Гаилә кодексы нигезендә, ата–аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү өчен җавап- лы. Әлеге бурычларны үтәмәү ата–ана хокукыннан мәхрүм итү өчен нигез булып тора.
Суд карары законлы көченә керде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе