Апазда җыен

2016 елның 12 августы, җомга

Апазда җыен

10 августта Апаз авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның җыены булды, анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, мәгариф буенча комитет әгъзасы Илдар Гыйльметдинов, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

Җыенны Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков ачты һәм сүзне Илдар Гыйльметдиновка бирде.

— Нинди генә кыенлыклар булмасын, рес- публика гел үсештә, — диде Илдар Ирек улы. — Федераль үзәк белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе бу. Федераль программаларның күбесе безнең республикада да гамәлдә. Авыл хуҗалыгына ел саен федераль бюджеттан 200 млрд. сум акча бүлеп бирелә.

Республиканың үз программалары да уңышлы тормышка ашырыла. Социаль мәсьәләләр игътибар үзәгендә. Юллар, мәдәният учаклары, балалар бакчалары төзелә, төзекләндерелә. Республикада 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны бакчага урнаштыру программасы хәл ителеп бетеп килә. Моңа кадәр 30 ел элек төзелгән мәктәп- ләр генә ныклап төзекләндерү программасына кертелсә, рес- публика Президенты ремонт кирәк булган мәктәпләрне срогына карамый программага кертергә кирәклеген әйткән.

— Мәгариф әйбәт белем бирергә тиеш, — диде Илдар Гыйльметдинов. Мәктәптә иң төп кеше — укытучы, алар арасында очраклы кешеләр булырга тиеш түгел. Иң күп акча да мәгарифкә бирелә.

Депутат булган проб- лемаларга да тукталды. Авылда яшьләрне калдыру, эш урыннары булдыру, авыл пенсионерларының пенсияләрен арттыру һ.б. Җәмгыять үзен нормаль хис итсен өчен 1 пенсионерга кимендә 3 эшләүче туры килергә тиеш. Безнең илдә 1,3 кенә эшләүче туры килә, пенсионерлар сафы ел саен 400 мең кешегә арта. Хәзерге вакытта иң аз пенсия авыл пенсионерларында.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның районыбызга һәрвакыт булышып торуын билгеләп үтте. Арчада бассейн, Боз сарае төзүдә ярдәме зур булган.

— Ел саен 30 мең квад-рат метрга якын торак төзибез, — диде Илшат Галимуллин. — Быел да шуннан ким булмаячак. Башка бик күп төзелешләр алып барыла, Арчада 500 урынлы яңа мәктәп төзи башлыйбыз. Үзәк хастаханәнең өченче чиратын ныклап төзекләндерү озакламый башланачак.

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков федераль һәм рес- публика программаларының җирлектә ничек тормышка ашырылуына күп мисаллар китерде.

Җыенда катнашучыларның сораулары да бар иде: сөтне сатып алу бәяләре ник түбән, терлекне Көтеккә кадәр алып барып суйдыру кыйммәткә төшә һ.б. Аларның һәркайсына җавап бирелде.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International