Өйгә нур бирүче ул
Кәче авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Суфия Җәләева шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Суфия апаның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Хезмәт юлын ул 14 яшендә башлаган. Урман да кискән, кирпеч заводында да эшләгән, ачлыкны да башыннан кичергән. Сугыштан соң Сахалинга эшкә киткән. 1950 елда сугыштан контузия алып кайткан (ачык итеп сөйләшә алмаган) Солтан исемле егет белән тормыш корып җибәргән.
– Яхшы кеше иде. Бер–беребезне саклап, яклап, матур итеп яшәдек. Ирем 30 ел подстанциядә электрик булып эшләде. Ихтирам яулады. Биш бала тәрбияләп үстердек. Тик Солтан озын гомерле булмады, 70 яшендә ялгызымны калдырып китеп барды, – ди Суфия апа. – Югалтулар күп булды инде. Тугыз яшендә бер кызым, армиядә хезмәт иткәндә улым үлде. Ана өчен бала кайгысыннан да зуррак хәсрәт бар микән. Шунда миңа кемдер: “Икенчеләре дә бар бит әле”, – дип әйткәндәй булды. Алардан аермасын дип үземне кулга алдым. Хәзер менә балаларым игелеген тоеп яшим.
Суфия Җәләеваның 9 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул улы Разыйх гаиләсендә иң кадерле кеше.
— Үзем 30 ел кайнана белән яшәдем, хәзер киленем белән 30 елга якын бергә, — ди тыл ветераны. — Улым да әни дип өзелеп тора, киленем дә бик әйбәт. Бүгенге тормышка сөенеп туя алмыйм. Бик шөкер итәм. Аллаһы Тәгалә һәрчак мине саклап торды. Кая барсам, нәрсә эшләсәм дә, ярдәменнән ташламады. Ходай гомеремне бирсә иде әле. Яшисем килә, рәхәт бит.
90 яшендә булса да, гел аяк өстендә икән әле Суфия апа. Газетасын укый, намазларын калдырмый. Алай гынамы, бакчадан керми.
— Йөрмә дибез, юк, тыңламый. Хәрәкәт кирәк, ди. Шуннан үзенә тәм таба, — ди улы Разыйх. – Исән–сау гына булсын. Өебезнең нуры бит ул.
Гөлсинә Зәкиева