Алардан үрнәк алырлык

2016 елның 12 августы, җомга

Алардан үрнәк алырлык

Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү максатында ел саен айлык уздырыла. Ул быел 18 июльдә башланып 17 августта тәмамланырга тиеш. Ләкин хезмәт куркынычсызлыгын саклау ул ниндидер датада гына тукталып калмый, ел әйләнәсендә сакланырга тиешле чара.

10 августта “Татарстан” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча район координацион советының күчмә утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хезмәтне саклау буенча координацион совет рәисе Рамил Гарифҗанов алып барды.

— “Татарстан”ны сайлавыбыз юкка түгел, — дип башлады ул сүзен. — Районда сезне башкаларга үрнәк итеп күрсәтәсебез килде. Чөнки соңгы 5 еллык нәтиҗәләргә күз салсак, сез хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча тулы куәттә, барлык таләпләр буенча эш алып барасыз.

Чыннан да, оешманың үрнәк итеп күрсәтерлек яклары күз алдында. Хуҗалык җитәкчесе Рүзәл Мәрданов совет вәкилләрен басудагы эш барышын карау, хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы саклануының үтәлешен дәлилләү максатыннан комбайнчылар янына алып барды. Басу читендәге бер почмакта палаткалар корылган, янында кул югычлар тезелеп тора. “Ерак басуларда эшләгәндә һәрвакыт шулай бездә, — дип таныштырып китте хуҗалыкның хезмәт куркынычсызлыгын сак-лау белгече Гөлнара Насыйрова. — Палаткаларның берсе туклану, икенчесе ял итү өчен хезмәт итә. Механизаторларга көнгә өч тапкыр туклану оештырылган, ризыкны ашханәдән китерү өчен махсус машина куелган. Басу читендә һәрвакыт су тулы машина (янгын куркынычсызлыгын саклау), техника ватыла калса, шундук төзәтергә көпчәкле эретеп ябыштыру агрегаты сакта тора. Комбайннар төнгә басуда кала, аларны сакларга тәүлеклек каравыл оештырылган”.

Гомумән, ширкәтнең хезмәтен күрсәтерлек мисаллар күп. Ел саен белгечләрен махсус укыту оештыралар. Укып кайткан белгечләр ширкәттәге авыл хуҗалыгын өлкәсендә эшләүчеләрне укыта: февральдә — терлекчеләр, мартта механизаторларны. Хуҗалыкта эшләүчеләр ел саен махус киемнәр белән тәэмин ителә, ел саен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре медицина тикшерүе уза. Урып-җыю чорында һәр комбайнчыга, ярдәмчеләренә комбайнда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен ныклап төшендерәләр. Комбайнчыларга барлык техника куркынычсызлыгын саклап эшләгән очракта махсус премия дә каралган.

Хезмәт куркынычсызлыгына килгәндә, алар социаль иминиятләү фондына күчергән акчаның 20 процентын кайтарып та үзләренә махсус кием алырлык акча юнәтә алган. ТР социаль иминиятләү фондының 8нче номерлы филиалы уполномоченные Эльмира Гафурова әйтүенчә, быел районда, “Татарстан”ны кертеп 13 оешма һәм ширкәт мондый мөмкинлектән файдаланган. Ләкин бу бурычы булмаучыларга гына кагыла. “Һәр оешма иминиятләү фондына травматизм буенча 20 процент акча күчерә. 2015 елның 1 августына бу төр буенча фондка әҗәте һәм бәхетсезлек очрагы булмаган ширкәтләр быелның 1 августыннан да калмыйча безгә килеп гариза язарга һәм тиешле документларын җыеп тапшырырга тиеш иде. Оешма һәм ширкәтләр мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмасын иде. Ел буе түләнгән травматизм буенча салым акчасыннан кайтарылган 20 процент акчаны оешма хезмәтне саклау буенча укыту, хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру, хезмәткәрләргә махсус кием алу һ.б. чыгымнарга тота ала”.

Кабат “Татарстан”га әйләнеп кайтсак, биредә быел 36 хезмәт урынына махсус бәяләү уздырганнар. Киләсе елга бу санны 100 гә җиткерергә ниятләре.

Айлык бетсә дә, басуда кызу эш көтә: уракны бетерәсе, зәп сукасына чыгасы, көзге культураларны чәчәсе, бәрәңге аласы бар. Бәла-каза уйламаганда килеп чыгарга мөмкин. Районның хезмәтне сак-лау белгече Муллахмәт Әскәровның сүзләре куанычлы — узган ел районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бәхетсезлек очраклары булмаган. Быел гына түгел, күңелсезлекләр киләсе елларда да безне читләтеп үтсә иде.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International