Бәйрәм ашы — кара–каршы

2016 елның 12 августы, җомга

Бәйрәм ашы — кара–каршы

Әтнә һәм Арча районнары ветераннары арасында элемтә ныгый бара. Әле күптән түгел генә әтнәлеләр Арча якларында булып киткән иде. Бәйрәм ашы – кара–каршы, диләр. Узган пәнҗешәмбедә алар арчалыларны үзләрендә кабул итте.

— Ни өчен сезне пәнҗешәмбе чакыруыбызның серен дә аңлатып китәм, — диде ул көнне экскурсовод ролен үтәп, юл буе Әтнә ягы тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштырып барган яңа оешып килүче Туган якны өйрәнү музее директоры Эльмира Гыйлаҗева. — Чөнки Әтнә ул атнакич дигән сүздән алынган. Шул ук вакытта Бәрәскә — җомга, Бәрәзә чәршәмбе дигәнне аңлата.

Очрашу, ипи–тоз белән Арча–Әтнә чигендә каршы алганнан соң, Арча районы белән чиктәш диярлек урнашкан Олы Мәңгәр авылыннан башланып китте. Мәдәният йортында кунакларны видеофильм аша Әтнә районы, мактаулы эшләре, яулаган уңышлары белән таныштырып үттеләр. Күршеләрнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада югары күрсәткечләргә ирешүләренә арчалылар да куанып утырды.

— Заманында Арчаның мактанычы булган хуҗалыклар шушы якта. Читтән килгән кунакларны да шушында алып килә идек. Бүген ирешкән уңышларыгызны күреп сөендек. Киләчәктә дә шулай булсын, — диде Арча районы ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов.

— Арча белән ике арада элемтәләр ныгысын, халыклар күбрәк аралашсын, элеккечә бер булып яшәргә насыйп булсын, — дип өстәде Әтнә районы ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов.

Арчалылар Олы Мәңгәрдәге яңа терлекчелек комплексы белән дә таныштылар. Биредә Германия җиһазы куелган, уңайлыкларына, чисталыкка исең китәрлек. 300 баш сыерга 2 савымчы, 2 терлекче һәм бер җаваплы хезмәткәр (Орнашбаш егете Ленар Вәлиев). Савылган сөтне компьютер язып бара.

Киләсе тукталыш – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы. Юл уңаеннан Арча районы вакытында төзелгән, ул заманда даны еракларга таралган, хәтта поляк балалары да килеп ял иткән “Чулпан” лагерена сугылмый кала алмадылар. Ә техникум танымаслык булып үзгәргән. Ерактан ук матурлыгы белән үзенә тартып тора. Хәзерге вакытта да биредә ныклап төзекләндерү эшләре бара.

— Быел техникум үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте, — диде җитәкчесе Айрат Каюмов. – Республика җитәкчеләре авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләү буенча техникумга (хәзер ул ресурс үзәге була) зур өмет баглый.

Арчалылар Әтнә мәчетендә, дәүләт театры бинасында, “Ашыт” мәдәни–спорт үзәгендә дә булдылар. Шунысына игътибар иттек, Әтнәнең үзәк урамы артык үзгәреш кичермәгән, ул ике якка “канат җәйгән”. Тагын бер ягы күзгә ташланмый калмады — ул да булса юллар, һәр авылга асфальт юл кергән. Арчалылар ул көнне Дусым авылында булып, клубтагы Радик Фәизов почмагын (Наил ага Сабиров тырышлыгы) карадылар, Күлле–Кимегә барып Сибгат Хәким музее белән таныштылар, Кала Тауга сәяхәт кылдылар, 159 баскыч аша төшеп, изге чишмә суын эчтеләр, Ябынчы авылында Шиһабеддин Мәрҗани туган нигезне, Муллалар коесын карадылар, Комыргуҗадагы Мәрҗани музеенда да булдылар.

— Кала Тау — тарихи урыннарның берсе. Биредә ел саен июньнең беренче атнасында Әләшә бәйрәме үткәрелә. Аңа Сабантуеннан да күбрәк халык җыела. Ул Тәңречелек вакытыннан ук килгән. Хәзер — дини бәйрәм. Намаз, корьән укыйлар, алып килгән күчтәнәчләре белән бергә утырып чәй эчәләр, — дип аңлатып китте Күлле–Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.

Түбән Бәрәскә авылында кунакларны кызу урак өстендә кырык эшен кырык якка ташлап, 80 еллык тарихы булган “Ленин” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин үзе каршы алды һәм озатып йөрде. “Искиткеч кеше ул, авыл халкы аны яратып “безнең Илгиз” дип кенә йөртә”, — диде шушы авылда яшәүче Эльмира Гыйлаҗева. – Савымчылар да бездә 25 меңнән 45 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Терлек асрау өчен җитәрлек азыгын бирә. Хуҗа- лыкта эшләүчеләр 1 сумга туклана. Нинди идея белән чыкма, күтәреп ала һәм ярдәм итә”.

Түбән Бәрәскәдәге 6 чишмәне берләштергән Акый чишмәсе, ферма биналары, ике катлы терлекче йорты ветераннарны сокландырды. Соңыннан Илгиз Хәйруллин кунакларны чәй өстәле артына җыйды.

— Ике район ветераннары очрашу — бик матур күренеш. Бу традициягә әверелсен, киләчәктә дә аралашып яшәсәк иде, — диде ул.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International