Ирегеннән мәхрүм ителде
Арча шәһәрендә яшәүче, элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән 34 яшьлек Руслан Зарипов суд карары белән 1 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм ителде.
Әлеге җәза 1 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләнгән иде (РФ Җинаять кодексының 112нче маддәсе — белә торып сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү).
Җәзаны үтү шартлары бозылганда закон хөкем карарын юкка чыгару һәм билгеләнгән җәзаны реаль тормышка ашыруны күздә тота.
Зарипов җинаять–башкару инспекциясендә исәптә тора, аның белән профилактик әңгәмә үткәрәләр, закон таләпләрен аңлаталар. Әмма, ул сәбәпсез рәвештә, җәза үтүдән читләшә, инспекциягә теркәлү өчен килми, суд билгеләгән бурычларны үтәми. Берничә тапкыр исерек килеш җәмәгать урыннарына чыга, шуның өчен административ җаваплылыкка тартыла. Яшәү урынында тискәре характерлана, спиртлы эчемлекләр куллана, эшләми. Элек тә аңа карата тәэсир итү чаралары кулланыла, тик ул тиешле нәтиҗә ясамый.
РФ Җинаять кодексының 74нче маддәсе нигезендә, әгәр шартлы рәвештә хөкем ителүче сынау срогы барышында системалы рәвештә җәмәгать тәртибен боза һәм суд йөкләгән бурычларны үтәми икән, суд, шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең тәртибенә контрольлек итүче органның гаризасы нигезендә, шартлы хөкем карарын юкка чыгарырга хокуклы.
Шундый шартларда суд Р. Зариповка карата шартлы хөкем карарын юкка чыгарды һәм аны сак астына алу чарасы билгеләде.
Хөкем ителүче җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.
Суд карары әлегә закон көченә кермәгән.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
Арча районы прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе