Гыйбрәтле хатлар

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Район газетасы редакциясенә быел 300 хат килде. Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан язылган хатлар өстенлек итте, шуңа да барысын газетага урнаштырып бетерә алмадык. Әмма без аларны архивка куймадык, газетада чыгаруны дәвам итәбез.

Апа–әбиләр, абый–агалар әтиләре, үзләренең авыр балачагы, сугыш еллары турында елап–сыкрап язды. Мәктәп укучылары да укытучылары белән сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларында кунакта булдылар, аларның хәлләрен белделәр, хатирәләрне яңарттылар. Гыйбрәтле хатлар редакциягә әледән–әле килеп торды. Аларны укып безнең дә күңелләр тетрәнде, күзләргә яшь килде, адәм баласының түземлегенә, батырлыгына хәйраннар калып укыдык без ул хатларны.

Ташкичү мәктәбе укучысы, “Тукай якташлары” түгәрәгенә йөрүче Илүзә Касыймова язган хаттан бер өзек: “Үлсәң, икебезгә дә бу кадәр авыр булмас иде! Бигрәкләр дә ябыктың балам, җаным, – дип, өзгәләнә–өзгәләнә елады Җәмилә үзенең хәлсез, ыңгырашып яткан, бер күзе бөтенләй тишелеп аккан, икенче күзе уңышсыз операциядән соң бөтенләй дә күрмәс булып кызарып шешеп чыккан, сулык–сулык килеп сызланган 14 яшьлек чырадай ябыгып калган кызының гәүдәсен кочаклап...”

Печмәнтаудан Кадрия Гыйльманова (Чаллыда яши): ”Ул елларда түләгән салымнар, мәҗбүри иминиятләү, заемнар мәңгегә йөрәккә сеңеп калган, – дип яза. – Әти сугыштан кайтмаганлыктан ай саен 72 сум пособие акчасы килә иде. Агентлар килгәч, әни канцеляриега барып: “Бу айның акчасын, зинһар, кулыма бирегез, улымның имтиханга барырга күлмәге юк”, – дип ялварган. Бирмәгәннәр. Шуннан әнием йөгереп кайтты да, без бакчада бәрәңге ала идек, Хәмбәл абыем белән мине анадан тума чишендереп, җитәкләп, авыл буйлап канцеляриега алып китте. Анда ул безне салым җыеп утыручы агентлар янына китереп бастырды. “Хөкүмәт ул акчаны балалар өчен бирә, мин нишләтим аларны, сезгә калдырам балаларны, теләсә нишләтегез!” – дип безне канцеляриеда калдырып чыгып та китте. Без дә әни артыннан чыгып йөгердек. Урам буйлап әни артыннан кычкырып елап кайтканыбыз хәтеремдә. Икенче көнне мәктәп директоры класска кереп, авыл Советына барып, пособие акчагызны алыгыз, диде...”

Утар Атыдан Мөнирә Кадыйрова сугыштан кайтмаган әтисенә хат язган: “Балаларыма кайткач бирермен дип, үземә биргән шикәр паегын җыеп барам, кайткач, бер сыйлармын үзегезне, түзегез инде..,” – дип язган сүзләрең белән, әти, озак юанып яшәдек. Үзең үлгәндә ул җыеп барган шикәрләрең яныңда булдымы икән?”

 Быел редакциягә килгән хатларның күбесе үткәрелгән чаралар турында язылган. Бу турыда күбрәк укытучылар, тәрбиячеләр яза. Без педагоглардан тәрбия темасына язылган хатлар көтәбез. Язмалар тормыштан алынып, күзәтүләрдән чыгып язылсын иде. Ә темалар күп: әти–әниләр баласын санлата алмый, чарасызлыктан баласына кычкыра, теләсә нәрсә әйтә, ә кайбер әти–әниләр баласына дус, иптәш һ.б.

Әхлак темасына да сөйләшәсе килә. Әмма бу турыда хатлар бөтенләй язылмый диярлек. Тирә–ягыбызда гыйбрәтле һәм үрнәк алырлык хәлләр җитәрлек.

Кыскасы, хөрмәтле газета укучыларыбыз, без сездән укыла торган язмалар көтәбез.

Румия Надршина,

хатлар бүлеге мөхәррире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International