Алтын куллы кешеләр
Безнең искиткеч бай сүзлегебездә һәрвакытта да янәшә торган ике сүз бар: җир һәм икмәк. Беренче карашка төсе белән дә, исе белән дә әллә ни искитәрлек булмаган туфракта дөньяда иң газиз, иң татлы, табигатьтә берни белән дә чагыштыргысыз хуш ис аңкып торган икмәк үсә. Сүзем шул икмәкне үстерүчеләр турында.
Кесмәс буе кырларында бер тигез басу күрмәссең. Әле авышлык, әле тау бите, я үргә менәргә кирәк, я түбәнлектән барасың. “Ак барс агрокомплексы”ның шушы басуларында да гөрләтеп иген үстерә беләләр бит! Чөнки бу як үзенең гаярь егетләре белән дан тота.
Ринат Котдусов шундый булганнарның берсе. Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап механизатор таныклыгы алганнан соң, 1973 елдан бирле ул туган авылында хезмәт куя. Башта “МТЗ-52” тракторын йөгәнли. Авыл белән ул армиядә булган вакытта гына хушлашып тора. Армиядән кайткач биш ел шофер булып эшли. Шуннан соңгысы кыш көне агач эше, җәй комбайн белән бәйле.
Икмәк игү кеше тарафыннан уйлап табылган олы эш. Иген игү бер караганда, еллар буена нык камилләшкән, теләсә кем тарафыннан башкарыла ала торган гап-гади хезмәт кебек: сөрәсең, чәчәсең, урасың. Ләкин ничек сөрергә? Кайчан чәчәргә? Ничек урырга? Моны Ринат яхшы белә. Көннәрнең сәгатен, минутын оста файдаланучы, җиргә йөрәк җылысын биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тир түгеп эшләүче тәҗрибәле игенче ул. Үзәкләргә үтә торган ачы җилләр дә, көтелмәгән яңгырлар да, түзә алмаслык эссе көннәр дә Ринатны куркытмый. Ул бөтен көчен, тырышлыгын, осталыгын эшкә бирә.
Соңгы елларда эш шартлары нык яхшырды. Германиядә эшләнгән “Макдон” комбайнында ура ул хәзер. Кабиналар иркен, уңайлы, кондиционер суытып тора. Ә бит аңарчы ничә еллар үзебезнең “Нива” комбайнында эшләргә туры килде. Тугыз ел буена районда алдынгы урыннарны алып килә. Әлеге “Макдон” комбайнында унынчы сезонны эшли. Техника ватылмый тормый, ул аны тиз арада сафка бастыра. Үзеннән күп кенә техник яңалыклар өсти.
Балта остасы Габдерәхим гаиләсендә үсте ул. Әтисе үз гомерендә кешеләргә бик күп йортлар төзегән, тәрәзә-ишек- ләр ясаган, кабатлан- мас йөзлекләр тудырган кеше. Улы Ринат әтисен бу өлкәдә күптән узып китте инде. Аның агачтан эшләмәгән әйбере юк. Урындыклар, өстәлләр, хәтта диван-креслоларны коеп куйгандай ясый. Тимер эшен яхшы белә. Техника җене кагылган егет теләсә-нинди ватылган механизмны рәтләп, келтерәтеп эшләтә. “Беткә дә дага куя” диләр аның турында. Ял вакытларында кулына үзе ясаган тальян гармунын алып сыз- дырып җибәрә, өйләргә сыймыйча моң авылга җәелә. Баянда үзәкләрне өздереп уйный, клуб хезмәткәрләре аңа концертларда катнашканы өчен бик рәхмәтле, театр өчен декорацияләрне дә ясаучы ул.
Ринат менә дигән әти һәм остаз. Уллары Айрат белән Алмаз әтиләре эзеннән киттеләр. Айрат тугызынчы сезон инде “Макдон” комбайнында ура. “Ак барс агрокомплексы” буенча өч ел инде 1 урынны алып килә. Алмаз “Нью Холланд” комбайнында бишенче сезонын эшли. Аңарчы иске комбайннарда эшләде, 7 сыйныфтан комбайнчы ярдәмчесе. Быел ул арыш, борчак, арпа суктырды, хәзер бодай сугуда. 3 ел рәттән кукуруз суктырды. Ул теземнәрдән ашлык җыйдыра, шулай ук турыдан-туры суктыру җайланмасы белән дә эшли. Әтиләренә алмашчылар әзер.
Котдусовлар гаиләсе артышлы тау итәгендә, Сикертән авылының тыныч кына бер почмагында яшәп ята. Хезмәт сөючән бу гаиләне олысы-кечесе, һәркем хөрмәт итә. Таң беленүдән икенче караңгыга кадәр иген басуында хезмәт куючыларга ничек сок- ланмыйсың? Ә гомер җай гына алга таба ага да ага. Ринатка да сиздермичә генә 60 килеп җиткән. Аңа бик күп язлар, бик күп җәйләр насыйп булсын әле.
Дамир Таҗиев. Арча