АРЧАНЫ ТӨСЛЕ ФОНТАН ЯМЬЛИ

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Арчаны төсле фонтан ямьли

Узган атнаның җомга киче Арча тарихына тагын бер истәлекле вакыйга белән кереп калды — Җиңү паркының уртасында төсле фонтан эшли башлады. Фонтанны эшләтеп җибәрү бәйрәм төсмерен алды.

Районыбызның яшь талантлары — сәнгать мәктәбе укучылары, район Үзәк китапханәсе укучылары, үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карап хозурланды халык.

 Фонтанны эшләтеп җибәрүдә район башлыгы Илшат Нуриев хәер-фатыйхасын бирде.

 – Президентыбызга зур рәхмәт, — дип башлады ул сүзен, — ул Арча районы халкына җылы мөнәсәбәттә. Парк- ка килгәндә, район халкы аны үз итте. Яшьләр туй көннәрендә бирегә килеп шунда истәлеккә фотога төшәләр. Бервакыт Президент белән әңгәмә вакытында парк-ны тагын да ямьләр өчен фонтан кирәклеге хакында сөйләшү булган иде, Рөстәм Нургалиевич вәгъдә бирде. Фонтанны июнь ахырында Кытайдан кайтарттык. Төзүчеләргә рәхмәт, алар тиз арада эшләтеп җибәрү өчен тырышты. Киләчәктә Арчада ял итәрлек паркларның саны артачак. Күптән түгел тимер юл вокзалы янында локоматив куелды, респуб- лика көненә Шәрык бистәсендәге Тукай скверы эшләнеп бетәр дип уйлыйбыз. Быел Татарстанда Сулыкларны саклау елы уңаеннан Казансу елгасы ярында да парк ачылачак. Анысын 25 августка дип планлаштырабыз. Аның янәшәсендә яшьләргә спорт белән шөгыльләнергә, ялларын күңелле итеп үткәрергә экстрим парк булачак.

Бәйрәмдә шундый гүзәллек тудырган төзүчеләр үзләре дә бүләк алды.

Паркка килүчеләргә бу көнне көчләрен сынап карар өчен дә мөмкинлекләр бар иде. Биредә Физкультурачылар көне кысаларында мобиль квест һәм “Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе” исеме астында спорт уеннары, гаиләләр белән ярышлар да узды.

“Бердәм Россия яшь гвардиясе” вәкилләре паркның капка төбендә республика тасмасын бүләк итә. Татарстан флагының кечкенә чагылышы булган тасма фонтан ачылган көннең якты мизгелләрен искә төшереп торыр. Теләүчеләр “Мин яратам сине, Татарстаным” акциясендә катнашып, теләкләр агачына тасмага респуб- ликага, үз шәһәренә булган мөнәсәбәтен язып агачка бәйләде. Тамашачылар өчен рес- публикабызның тарихы буенча викторина узды. Җиңүчеләргә “Татарстан командасы” флагчык- лары, календарьлар бирелде.

Парк кичләрен балалар тавышыннан гөр килеп торса, хәзер төсле фонтан арчалыларны тагын да күбрәк җәлеп итә. Андый матурлыкны күрергә килми калу мөмкин түгел.

Арчабызның йөзе — ул биредә яшәүче халыкның йөзе. Шул матурлыкны саклап, кадерләп яшик.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International