Курсалар беренче!
15 августта район башлыгы Илшат Нуриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсе күңелле вакыйга белән башланды. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов игеннәрне урып–җыю төгәлләнү турында рапорт бирде һәм район җитәкчесенә яңа уңыштан пешерелгән ипи тапшырды.
Август уртасында урак тәмамлану сирәк була торган хәл. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале. Курсалар уңай килгән һава торышыннан оста файдаланып, зур хезмәт куеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алып амбарларга салып куйдылар. Һәр гектардан уртача уңыш — 35 центнер.
“Курса МТСы” ширкәте игенчелектә үрнәк булырлык итеп эшли, орлыкчылык хуҗалыгы да әле ул. Һәр елны сортларны яңартып торалар, туфрак эшкәртү технологиясе җайга салынган һәм төгәл үтәлә. Быелгы уңыш астына 900 тонна аммиак суы, 450 тонна аммиак селитрасы, 200 тонна катлаулы ашлама кертелде.
Түбән Курсадагы ындыр табагы заманча итеп үзгәртелде, тәүлеккә 20 тонна ашлык киптерә торган агрегат куелды, симәнә линиясе үзгәртеп корылды, заманча машиналар белән җиһазланды.
Соңгы ике елда дүрт яңа “Акрос” комбайны алдылар. Урып–җыюны тиз төгәлләүдә бу да зур этәргеч булды. Комбайн- чылар Рәис Камалиев, Шамил Гыйбадуллин, Радик Хәбибуллин, Фәнис Хөснетдинов, Әхәт Шәрәфиев, Ринат Шакиров район күләмендә дан тоталар.
Комбайннар артыннан ук саламны җыйнап туфрак эшкәртеп бардылар. Хуҗалыкта “аз–маз тырмалап” түгел, сука белән эшкәртәләр. 650 гектарда чәчү чәчтеләр инде.
Җитәкчеләрнең халык белән аңлашып эшләве дә мөһим. Кирәк кадәр печән, салам бирделәр, ике тапкыр ашлык өләштеләр. Бәйрәм ашы кара–каршы дигәндәй, кирәк вакытта халык бердәм булып басуга чыкты, җил туздырган теземнәрне тәртипкә салдылар, ындыр табагында да эшлиләр.
— Игенчелектә эшләрегез бик матур, — диде район башлыгы Илшат Нуриев. — Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт, сезгә яңа уңышлар телим!
Курсалар күрсәткән үрнәк дәвамлы булды. “Северный”, “Татарстан”, “Аю” хуҗалыклары да урып–җыюны төгәлләде. Шушы бер–ике көндә “Акчишмә”, “Ак барс агрокомплексы” ширкәтләре дә төгәлли.
“Ак барс агрокомплексы”, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче” хуҗалыкларында уртача уңыш 30 центнердан югары.
Ильяс Фәттахов