Өмет чаткысы

2016 елның 19 августы, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Киң күңел” проектын тормышка ашыру  кысаларында актив эшләү дәвам итә. Проект сентябрь аенда җиңде. Оештыру җыелышлары үткәрелде, хезмәт группасы булдырылды, эш планы төзелде, теплица, эш кораллары сатып алынды.

  Безнең төп бурычларның берсе –  мөмкинлекләре чикләнгән балаларны хезмәт аша җәмгыятькә тулы социаль яраклаштыру. Проектта катнашу- яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә  сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү өчен  уникаль мөмкинлек.

Үзәктәге дәваланучы балалар уңыш җыюда актив  катнаштылар.

       Балалар теплицада бик теләп эшләделәр: су сиптеләр , төпләрен йомшарттылар, чүпләрен утадылар,  яшелчәләрнең үсешен күзәттелләр. Июль аеннан балалар  үз хезмәтләренең  җимешләрен татып карадылар.  Көндәлек рационга яшелчәләр  кертелде, балалар   салатлар ясарга өйрәнделәр.  Бу проектта катнашу балаларга киләчәктә һөнәр сайларга,  тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International