Лагерьлар ишекләрен япты

2016 елның 19 августы, җомга

Лагерьлар ишекләрен япты

Җәйге каникулларның соңгы ае да үтеп бара. “Шатлык” лагереның өченче сменасын ябу тантанасы булды.

— Быел районда барлыгы 35 лагерь — 26сы мәктәп яны, 6сы мәктәпләрдәге хезмәт лагерьлары, шулай ук чатырлы “Азимут”, өч сменада “Шатлык”, “Без Тукай оныклары” дигән төбәкара лагерьлар эшләде. Барлыгы 1384 бала ял итте. 150 баланы үзенә җыйган “Без Тукай оныклары” дип аталган чатырлы лагерьга чит төбәкләрдән, хәтта Самара, Казахстан якларыннан балалар да килгән иде. Һәм аларның барысы да безнең Тукай ягы, лагерьда ял турында уңай фикерләр белән китте, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. — Шунысына сөенәбез, сменалар тыныч узды, балаларыбызның барысы да исән–сау.

— Быел да “Шатлык” лагере өч сменада оештырылды. Һәрберсенә балалар туплый алдыгызмы?

— Балалар лагерьга бик теләп килде. Беренче сменаны Яңа Кенәр балалар иҗат йорты оештырган иде. Икенче сменада балалар белән Казаннан шаяннар, тапкырлар клубы эшләде. Искиткеч күңелле смена булды ул. Балалар юмористик чыгыш сценарийлары төзергә, сәхнәдә үзләрен тотарга, КВН уйнарга өйрәнде. Ә өченче сменада сәләтле балалар ял итте. Шулай ук алар өчен бу олимпиадаларга әзерлек тә булды. Иң яхшы укытучылар балалар белән дәресләр үткәрде, осталык–класслары күрсәтте. Соңыннан осталык–класслары нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган балалар бүләкләнде.

— “Без Тукай оныклары” лагере төбәкара булса да, оештыручысы безнең район. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре нинди бәя куйды?

— Бик яхшы. Хәтта икенче елга бу лагерьны 150шәр баланы туплап, ике сменада үткәрү мөмкинлеге бирде.

— Аның кышы да ерак түгел. Бик тиз килеп җитә. Кышкы каникулларда да лагерьлар оештыру планлаштырыламы?

— Кышкы каникулларда Арча мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Аларда 365 бала ял итәчәк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International