Балаларны сөендерү – зур савап
Соңгы елларда районыбыз мәчетләре каршында балалар өчен дини лагерьлар оештыру матур бер традициягә әверелде. Урта Курса авылының Мөхәммәтвафа мәчете каршында да менә инде өченче ел рәттән оештырыла мондый лагерь.
Быел ул 30 июльдән 12 августкача барды, барысы 27ләп бала йөргән. Ике атнага якын вакыт күз ачып йомган арада үтеп киткән – балалар шау-гөр килеп лагерьның ябылуы уңаеннан оештырылган бәйге-имтиханга җыйналды, ул көнне шушы вакыт эчендә алынган белемнәргә нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Ә бергә-бергә җомга намазын укыгач, аларны төрле күңел ачулар, уеннар, туңдырма һәм баллы мамык көтә иде.
Балалар бик канәгать калды. Ә мәчетнең имамы Равил хәзрәт Ибраһимов исә аларга караганда да канәгатьрәк кебек иде. Шулай шул, сабыйларның шатлануы, куануы өлкәннәрнең күңелендә дә рәхәт бер хис тудыра ул! Ә иң куандырганы: җитәкчеләр, әти-әниләр дә әнә шул фикердә.
Әйе, гомерендә бер булса да дини лагерь оештырган кеше белә: балаларны туплап мәчеткә җыю – эшнең әле иң азы гына. Килгән баланы төшке аш белән сыйларга да, уеннар уйнатырга да, күңел ачу чараларын оештырырга да кирәк. Ансыз булмый, сабый күңеле шуны көтә, тәрбиянең күп өлешен дә шуның аркылы ала. Хәзрәтнең сөенече дә әнә шул хакта. “Аллаһның ярдәме, үз көчебез белән башлап, оештырып җибәргән идек, ярдәм кулын сузу- чылар күп булды. Бигрәк тә “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка рәхмәтебез зур, уттай кызу урак өстендә дә безгә ярдәм итәргә вакытын тапты, продукция белән тәэмин итте, җирле эшмәкәр Раил Камалиев та әледән-әле ит белән булышты, әти-әниләр дә сок, печенье, конфет, пироглар алып килде. Шулай ук Урта Курса мәктәбе директоры Фәнил Хәбибуллинга да рәхмәт – урамда нык эссе булганда безгә спорт залында уйнарга мөмкинчелек бирде, балалар да мәктәп ашханәсендә тукланды, пешекче Люция апабыз тәмле ризыклар пешерде. Ә балаларга әдәп-әхлак дәресләрен, дин сабагын укытырга миңа Курса-Почмак егете Абдуррахим кардәшебез булышты”, – дип сөйли Равил хәзрәт.
...Берсеннән-берсе уздырып Коръән сүрәләрен яттан сөйләгән, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә лагерьга йөргән вакытта өйрәнгән догаларны кабатлаган, хәзрәтләрнең сорауларына шау-гөр килеп җавап биреп утыр- ган балаларны күзәтеп торуы үзе бер рәхәт. Аз вакыт эчендә күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Бигрәк тә Рәмзил Шаһниев күп сүрәләрне яттан белүе белән сок- ландырды. Бәйгенең җиңүчесе дә ул булды.
Сабый күңеле ак кәгазь, диләр шул. Һәр әйтелгән сүзне, һәр кылынган гамәлне күңеленә яздыра, сеңдерә бара ул. Быелгы лагерь да үзенең кызык- лы һәм күңелле дини дәресләре, эссе көннәре, шул эссе көннәрдә салкын кыш тәэсирләре бүләк иткән Боз сарае- на сәяхәте, Балыкчылар көне, төрле спорт уеннары, тирләп-пешеп батутта сикергән мизгелләре, салкын туңдыр- малары, баллы мамык- лары белән балаларның күңелләрендә әле озак сакланыр. Ә менә аларның күңелләрен күрү өчен үзләреннән өлеш керткән һәммә кешегә дә Аллаһ Тәгалә әҗер-савапларын бирсен!
Рәсилә ГАРИФУЛЛИНА