Тиешле җәзаны алачаклар
Әңгәмәдәшебез – район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов.
— Алмаз Миннәхмәтович, иминиятләү компанияләре өстеннән шикаятьләр йөри. Автомобильне мәҗбүри иминиятләгәндә: “Өегезне, мал-мөлкәтегезне яки тормышыгызны иминиятләгән очракта гына машинагызны иминиятлибез!” — дип әйтүче агентлар бар, диләр.
— Без бу турыда хәбәрдар. Иминиятләү компанияләре өстеннән быел прокуратурага өч язмача гариза керде. Телдән шикаятьләр 10лап җыелды. Иминиятләү агентларының иминиятчеләр алдына: “Әгәр дә тормышыгызны, өегезне яки башка мал–мөлкәтегезне иминиятләсәгез генә машинагызны иминиятлибез,” — дигән шарт куюлары ул законга каршы бара. Дөрес, машинаны мәҗбүри иминиятләүнең аның үзенең тәртибе бар. Әгәр дә агент гариза языгыз, 30 көн эчендә каралыр, ди икән, монда закон бозу очрагы юк. Әмма өстәмә хезмәтләрне мәҗбүри рәвештә кешегә көчләп тагу — монысы бөтенләй законга туры килми.
— Кайбер агентлар акча эшләү максатыннан шундый юлга бара, күрәсең.
— Машина ияләре таныклык һәм мәҗбүри иминиятләү полисы булган очракта гына машина йөртергә хокуклы. Алдына шарт китереп куйгач, машинасын иминиятләүчеләр я тормышын, я башка мал–мөлкәтен дә иминиятләргә мәҗбүр булырга мөмкин. Шуны белеп торсыннар: иминиятләнүчеләр 5 көн эчендә өстәмә хезмәтләргә төзелгән килешүне өзә ала.
— Прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләрнең дәлилләре бармы?
— Кызганыч, безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең дәлилләре юк. Иминиятләү компанияләре җитәкчеләре яки агентлары белән сөйләшсәң, андый хәлнең булганы юк, без тәкъдим генә итәбез, диләр. Югыйсә, иминиятләнүчеләргә ике арада булган сөйләшүне кесә телефонына яздырып кына аласы бар. Кулларында дәлил булыр иде.
— Бу кайчанга кадәр дәвам итәргә мөмкин?
— Без иминиятләү компания- ләренең законга каршы барган гамәлләрен һичшиксез фаш итәчәкбез.
— Гаеплеләргә нинди җәза бирелә?
— Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының (№ 195-ФЗ) 15.34.1. маддәсендә болай диелгән: иминиятләү оешмасының, агентының, иминиятләү брокерының килешү төзүдән нигезсез баш тартканы, иминиятләнүчегә өстәмә хезмәтләрне көчләп такканы өчен 20000 сумнан 50000 сумга кадәр, юридик затларга 100000 сумнан 300000 сумга кадәр штраф каралган. Кабатлап әйтәм, без иминиятләнүчеләргә көчләп үз хезмәтләрен таккан иминиятләү компанияләренең законсыз эш итүләрен ачык- лаячакбыз һәм алар тиешле җәзаны алачаклар.
Румия Надршина