“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе ел саен районда йөзләгән гаиләгә шатлык алып керә, балаларның җанын бәхет белән тутыра

2016 елның 19 августы, җомга

“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе ел саен районда йөзләгән гаиләгә шатлык алып керә, балаларның җанын бәхет белән тутыра. Шушы көннәрдә акция кысаларында район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның 1нче мәктәбендә беренче сыйныфка укырга керәсе аз керемле гаиләләрдә яшәүче 18 балага (аларның 9ы 1нче, 9ы 3нче мәктәптә укыячак), район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арчаның 5нче гимназиясендә 21 балага уку әсбаплары тутырылган букчалар тапшырды.

Районыбызда әлеге акциядә катнашучы һәр оешма, учреждение, ширкәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә һ.б. зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International