Алмагачлар нишләде?

2016 елның 19 августы, җомга

Алмагачлар нишләде?

“Быел алмагачлар кырау суккан шикелле әллә нишләде. Яңгырдан соң шулай булдымы? Нинди хәл икән бу?” – дип редакциягә шалтыратучылар бар. Без сорауга җавап алу максатыннан иң элек Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән сөйләштек. Ул хәлне болай аңлатты.

– Һава торышының эссе булуы корткыч бөҗәкләрнең күпләп үрчүенә китерде. Корткыч бөҗәкләргә каршы иртә яздан көрәш башларга кирәк. Химия һәм биопрепаратлар кибетләрдә сатыла. Алмагачларга чәчәк атканчы һәм чәчәк атып алма төшә башлагач, ике тапкыр сиптерсәң, уңай нәтиҗә булачак. Кибетләрдән махсус эшләнгән препарат алып, агачның аскы өлешен акшарларга кирәк. Бу шулай ук корткычларга каршы нәтиҗәле чара булып тора. Көзен яфракларны бакчадан юк итсәң яхшы.

Лесхоз мәктәбендә укытып, пенсиягә чыккан тәҗрибәле биолог Нәкыя Хөснетдинова фикерләре дә кызыклы. Менә нәрсәләр сөйләде ул:

– Сәер күренешләр барысы да кешелекнең табигатькә тыкшынуыннан килә. Алмагачларны корткычлар гына сарып калмады, бөтен дөнья үзгәрә, һавасы да, җире дә, агачы, корткыч бөҗәкләре дә... Безнең әти умартачы иде. Элеккеге балның сыйфаты искиткеч әйбәт иде. Хәзерге балның сыйфаты башка. Тирәлекне чүптән арындыру – бу үзе бер фән. Җәмгыятьнең игътибары менә шушында булырга тиеш. Хуҗалык калдыкларын төренә карап эшкәртү предприятиеләренең үсеш алмавы борчу тудыра.

Алмагачларны иртә язда ботаклар ялангач вакытта эшкәртсәң әйбәт.

Республиканың атаклы бакчачысы Фарсель Зыятдинов белән дә сөйләштек.

– Казанда андый хәл күзәтелми, – дип җавап бирде ул. – Мин бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм. Яфракларның кырау суккан шикелле төсен югалтуы корылыктан да булырга мөмкин. Мин үзем алмагачларга даими рәвештә су сибеп торам. Алмаларның коелуы кортка бәйле. Коелган алмаларны шунда ук җыеп алырга кирәк. Бүген корткычлар үрчемәсен өчен алмагачларга ябышкак тасма бәйләргә кирәк. Кибеттә сатыла ул. Аны үзең дә ясап куярга була. Чүпрәккә вазелинмы, берәр ябыштыра торган әйбер сөртеп, агачка бәйләп куясың. Корткыч бөҗәкләр шуңа ябышып, агачка үрмәли алмый.

Сөйләшүне тагын да дәвам итәргә була. Хөрмәтле газета укучылар, фикерләрегезне язып яки телефон аша җиткерә аласыз.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International