Өч вакыйга бергә

2016 елның 19 августы, җомга

Өч вакыйга бергә

Атна башы Симетбаш авылына бәйрәм рухы алып килде. Ныклап төзекләндерүдән соң мәктәпне ачу тантанасы тагын ике күңелле вакыйганы үз эченә алды: биредә 37 ел (1946 елдан 1984 елга кадәр) гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Кәүсәрия Нурислам кызы Шакировага истәлек тактасы куелды һәм быел мәктәптә укыячак 8 балага уку әсбаплары тулы букчалар тапшырылды. Алда санап үтелгән хезмәтләр һәм бүләкләр “Таттелеком” җәмгыяте тарафыннан эшләнгән һәм әзерләнгән.

Тантанага район башлыгы Илшат Нуриев килде һәм шушы авылда туып–үскән, бүгенге көндә “Таттелеком” җәмгыятенең генераль директоры булып эшләүче Лотфулла Шәфигуллин да кайткан иде. Ул авылдашлары белән Кәүсәрия апа турындагы истәлекләрен уртаклашты. Кәүсәрия Шакирова белем биргән укучыларның 11е бүген атказанган дәрәҗәсенә ия: Лотфулла Шәфигуллин — “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Рәшит Шәяхмәтов — ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Фәниянур Гайфуллина — ТРның атказанган укытучысы, Хаҗиәхмәт Шәяхмәтов — ТРның атказанган агрономы, Габделнур Сәйфетдинов — ТР азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Ринат Гыйләҗев — ТРның атказанган артисты, Идрис Нигъмәтуллин — ТРның атказанган ветеринары, Габделфәт Сафин — ТРның халык артисты, Раушания Фәйзуллина — ТРның халык артис- ты, Вәис Бәйрәмов — ТРның атказанган артисты, Рәдиф Нигъмәтуллин — ТРның атказанган транспорт хезмәткәре. 40лап хуҗалыклы кечкенә генә Симетбашның суы рес- публикага нинди талантлар үстерүдә үз өлешен керткән!

Бәйрәмгә Кәүсәрия апаның ире Шәйхетдин абый, кызлары Гөлнур һәм Гөлира да килгән иде. Гөлнур апа әтисе белән Симетбашта яши, ә Гөлира Фаязова, шулай ук әнисе эзеннән китеп, гомере буе Балтач районында балаларга белем биргән. Хәзер лаеклы ялда булуына карамастан, үзе Балтач мәдрәсәсендә гыйлем эстәп, Сасна Пүчинкәсе авылындагы Бибимәмдүдә (Тукайның әнисе) мәдрәсәсендә дин сабагы укыта. “Әниемне шулай зурлаганнары өчен, бу хезмәтне башкаручыларны, оештыручыларны Аллаһы Тәгалә олыласын, әниемнең рухы шат булсын, — дип рәхмәтләрен җиткерде һәм әнисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты ул. — Беренче сыйныфка кергәндә, әни, мин сиңа кем дип дәшәрмен икән, башкалар апа дигәндә минем дә апа дип әйтәсем килер бит, дигәнем истә. Ләкин әни кайда да әни булып калды. Әни бик йомшак күңелле иде, кешегә канат куя белде. “Син булдырасың”, — дип тагын да үсендереп җибәрә, төпле киңәшләрен бирә белә торган иде. Мәктәп эшен бөтен гаилә белән эшләгән чаклар күп булды. Әти әнине хөрмәт итеп, аның хезмәтенең авырлыгын аңлап, гел булышып яшәде. Әнине районга конференцияләргә алып барып, көтеп торып алып кайта иде. Әни дүрт ел урын өстендә ятты. Чәче бик озын, тездән түбән иде. Әтигә чәчен кисәргә кушып күпме әйтсә дә, әти кисмәде, гел үзе тарый иде. Әнине апа белән хөрмәтләп тәрбияләде алар”.

Кәүсәрия апа белән Шәйхетдин абый ике ул, ике кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә әбиләренең укытучылык эшен ике оныгы дәвам иттергәнен күрмәсә дә, рухы белән тоядыр Кәүсәрия апа. Улы Габделнурның ТР азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, аның улы Алмазның техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия булып Казан дәүләт технология университетында укытуын, Гөлирасының улы Ленарның сәләтле укытучы булуын күрсә, белсә, ничек шатланыр иде укытучы ананың җаны!

Кәүсәрия апаның үрнәгендә аның хезмәтен дәвам итүче укучылары бик күп. Симетбаш мәктәбе мөдире, инде үзе дә 30 еллык тәҗрибәле Гүзәл Галиева да аның укучысы. “1973 елда мин беренче сыйныфка укырга кергәндә шушы, ул чактагы яңа мәктәпкә Кәүсәрия апа белән бергәләп тасманы кисеп ачып кердек. Кәүсәрия апа сабыр, итагатьле булып күңелдә калган. Хезмәтен яратып, намус белән башкарды, мәктәпкә иртүк килеп, планнарын төзеп, эшлисе эшләрен төгәлләп соң гына кайтып китә иде. Дәресләр авыр бирелә торган укучылар белән өстәмә эшләде ул. Шулкадәр пөхтә, тәртипле кеше булып истә калган, уку көнендә берәр җиргә барасы булып укытып китәргә өлгермәсә, кайткач укыта торган иде. Кәүсәрия апаның чаңгысы бар иде. Олыгайганчы укучылары белән бергә чаңгыга чыкмый калмады ул”. Шушы сүзләр Мөхәммәт Мәһдиевның укытучыны изге җан итеп күргәннәре, аның да гади халык кебек гади ризык ашавын күргәч гаҗәпләнүләрен язганы искә төшә. Изге җанлы, исемнәре тарих битләрен бизи торган укытучылар алдында баш иясе килә.

Бүгенге чарада Арча районының башлангыч мәктәпләре мөдирләре дә катнашты. Симетбаш мәктәбендә булып тәҗрибә уртаклашканнан соң алар Симетбаш авылы башындагы авыл һәм сугыш техникасы символы булган трактор һәм танк янына, Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музеена, Сәгъди абзый йортына экскурсия ясады. Соңыннан “Аз комплектлы авыл мәктәбендә укытучының роле” темасына семинар-киңәшмә узды.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International