Юллар өзелмәс инде
Нәрсә генә дип әйтсәк тә, тормыш алга бара. Моның шулай икәнлеген Кәче авылы мисалында гына да раслап була. Соңгы вакытта монда урта мәктәп ныклап төзекләндерелде. Быел “Арча КСМы” ширкәте балалар бакчасын үзгәртеп кора. Авыл кешеләре көче белән мәчет төзекләндерелә.
— Авылның оста куллы кешеләре күп, — ди имам–хатыйб вазыйфаларын башкаручы Харис Гарипов һәм аларны санап китте: Мәгъсүм Нуриев, Эльвир Мөхәммәтҗанов, Илназ Мөхәммәтшин, Алмаз Мөхәммәтшин, Фәнис Закиров, Илдус Рәхимҗанов, Фәнис Гыйльмиев, Рәиф Мөхәммәтшин нигезләрне ныгытып, яңа идән җәйделәр. Фердинат Гыйльметдинов кирпечне рәсмиләштерүне үз өстенә алды. Данис Мифтахов үз машинасы белән кирпечне алып кайтты, Илсур Рәхимҗанов ком, комлы таш китерде.
Мәчеттә әле башкарасы эшләр күп. Акчалы, рәхимле кешеләр ярдәмгә килми калмас, дип өметләнәләр.
Кәче халкы өчен гади генә ел түгел бу: 60 елга якын күперсез яшәгән авыл күперле булды. Дөрес, әлегә җәяүлеләр күпере, әмма анысы да зур вакыйга. Узган гасырның 60нчы елларында ташу алып китте дә, шуннан соң күперне торгызучы табылмады. Язгы ташу чорында авыл икегә бүленеп яшәргә мәҗбүр булды, бу бигрәк тә Казансуның аръягында яшәүчеләр (анда 60тан артык хуҗалык) өчен кыен иде.
Быел Кәче авыл җирлеге 1 млн. сумлык грант отты. Билгеле инде, әлеге акчаны кая тотарга дигән сорау тугач, иң беренче күпер мәсьәләсенә тукталдылар. Бу фикерне район җитәкчесе Илшат Нуриев та хуплады. “Металл” ширкәте Казансу елгасы аша менә дигән 80 метрлы металл күпер салып та бирде.
Елга аша күпер булды. Әмма аръяктагы йортларга җитәрәк иңкү урын бар, язын аны да су баса. Бу як халкы бердәм булып йорт башына 2шәр мең сум акча җыйды. Хәзер 40 метр арага үзләре металлдан күпер эшли.
Киләсе язда Кәчедә юл өзелмәячәк. Район җитәкчесе Илшат Нуриев Кәчегә зур күпер һәм юл салу проекты да булуын, аның киләсе елга программага да керү мәмкинлеге барлыгын әйтте. Моңа инде күп миллионнар кирәк булачак.
Ильяс Фәттахов