Урак төгәлләнә
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 17 августта район хуҗалыкларында кыр эшләренең барышын карады.
Ул “Кырлай”, “Мәрҗани”, “Акчишмә”, “Ватан”, “Северный” ширкәтләре басулары аша үтте, механизаторлар, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашып сөйләште, игеннәрне урып–җыюда әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән өчен “Кырлай” ширкәте комбайнчылары Ринат Нәфыйковка, Нияз Сибаевка, “Ватан” ширкәте комбайнчылары Ринат Хәкимовка, Дамир Фәйзиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Район хуҗалыкларында урып–җыю эшләре ахырына якынлаша. “Акчишмә”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Аю”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Татарстан”, “Северный” ширкәтләрендә бу эш төгәлләнде инде. “Мәрҗани” ширкәтендә — 2415, “Ак барс” агрокомплексы”нда — 1389, “Татарстан” ширкәтендә 1600 гектарда көзге культуралар чәчелде.
Район буенча көзге культуралар 25000 гектарда чәчелергә тиеш. Шуның 9763 гектары чәчелде инде.
13708 гектарда (план 66722 гектар) туфракны төп эшкәртү үткәрелде. Бу мөһим эшкә “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче” хуҗалыкларында зур игътибар бирелә.
Барысы 15992 тонна сабан культуралары орлыклары салынырга тиеш. Шуның 12563 тоннасы салынды. “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Татарстан”, “Северный” хуҗалыклары җитәрлек орлык салып куйдылар.
Ильяс Фәттахов