Татарстан командасында бул!

2016 елның 19 августы, җомга

Татарстан командасында бул!

“Татарстан командасы” ижтимагый инициативасы кысаларында Арчада “Татарстан командасында бул!” спартакиадасы бара. Иң беренчеләрдән булып аны шәһәрнең “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзәге оештырды. Анда спортның ишегалды төрләре буенча Бөтенроссия көнен билгеләп үттеләр.

Үткән шимбәдә кичке сәгать 6да халык Арчаның 7нче мәктәбе спорт мәйданчыгына җыелды. Айванда, шул якта яшәүчеләр спорт ярыш- ларында, уеннарда көчен, зирәклеген сынады, концерт карады, әдәбият мәйданында рухи байлык туплады, ял итте, күтәренке кәеф белән кайтып китте.

– Максатыбыз изге, – дип сөйли “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзәге рәисе Эльвира Сергеева. – Бу күңел ачу гына түгел, бу халыкның үзара берләшүе, аралашуы, бер–берсе белән якыннанрак танышуы, спортка, мәдәниятка, китапка тартылуы һәм дуслыкның ныгуы.

Шау–гөр килеп мини футбол, өстәл теннисы, стритбол, волейбол, шахмат, шашка ярышлары үткәрелде, ГТО нормалары тапшырылды. Быел 4нче сыйныфка укырга баручы Рөстәм Нурмиевның шахмат һәм шашка уйнавын сокланып карап тордылар.

– Айванда яшәүче Рауза әби белән Илдар бабайга кунакка килгән идем, – дип сөйли Рөстәм. – Монда күңелле икән. Шахмат, шашкада да 1нче урынны алдым. Бүләкләр дә бирделәр менә!

Спорт гаиләсе ярышында катнашкан ветеран педагог Руфинә Гәрәева:

– Улым Булат, киленем Лилия үзләре ярышлар оештыра, оныгым минем гаилә ярышында катнашасым килә дип, елый ук башлады, шулай итеп, кызым белән ярышта үземә катнашырга туры килде. Бик күңелле булды! Мондый чараларны оештырырга кирәк икән.

Руфинә ханым үзе дә спорт ярышларыннан читтә кала торган кеше түгел. Спорт аның гомерлек юлдашы.

Арча станциясендә яшәүче Салиховлар гаиләсе дә бик канәгать.

– Рәхәтләнеп күңел ачтык, – дип сөйли Энҗе ханым. Ул бигрәк тә балалары, әти–әнисе өчен сөенгән.

– Әни белән әти кунакка килгән иде, – дип сүзен дәвам итте Энҗе Салихова. – Алар балалар белән рәхәтләнеп күңел ачты. Спорт гаиләсе ярышында да катнаштылар. Мондый очрашулар булып торсын.

“Бердәм Россия” партиясенең “Яшьләр гвардиясе” хәрәкәте әгъзасы Динә Нәҗметдинова егетләрне һәм кызларны ачыктан–ачык сөйләшүгә чакырды. Хәтта бию конкурсы да оештырып алдылар. Бразилиядә барган Олимпиаданы да искә төшерделәр, анда катнашкан безнең спортчыларга теләктәшлек белдерделәр.

...Әдәбият мәйданында “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр шигырь укый. Үзешчән артистлар чират көтә. Спорт мәйданчыгында шау–гөр килеп волейбол уйныйлар. Берәүләр кайнар коймак белән чәй эчә...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International