Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: аның торышы,проблемалары,перспективалары
«Арча ягы- кунакчыл як». Бу гыйбарәнең хак икәненә 21 нче август көнне Пермь, Курган,Төмән, Ульяновск өлкәсеннән, Казахстаннан, Чувашия Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән килгән татарлар тагын бер кат инангандыр. Районыбызга кем генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар.Иң беренче кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе кабул итте. Укучылар көче белән оештырылган каршы алу өлеше дә кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Мәктәп директоры Энҗе Фәрук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре һәм күргәзмәләр белән таныштырды. Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте. Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Алган тәэсирләре белән уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте. Бу көнне табигать тә ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләребезгә мәрхәмәтле булды: кояш эссесен басып, җиләс җил исте. Регионара хезмәттәшлек итү һәр ике як өчен дә файдалы һәм дәвамлы булсын иде.