Ут сүнәсен алдан белик

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Ут сүнәсен алдан белик

Яңа Кенәрдән РФ Дәүләт Думасына “Россия коммунистлары коммунистлар партиясе”ннән депутатлыкка кандидат Фердинанд Ибраһимов безгә шундый сорау белән мөрәжәгать итте:

– Электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр халыкка электр энергиясен вакытлыча өзүне күпме вакыт алдан хәбәр итәргә тиешләр?

Без бу сорауга җавап бирү максатыннан иң элек “Энергосбыт” предприятиесе Идел буе бүлекчәсенең район идарәсе инженеры Рамил Әхмәтгалиев белән сөйләштек. Ул болай дип җавап бирде:

– Россия Федерация- сенең “Күп фатирлы йортларда һәм үз йортлары белән яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы карары (№ 354, 6 май, 2011 ел) нигезендә без кулланучыларга электр энергиясен планлы рәвештә өзү турында кимендә 10 көн алдан хәбәр итәргә тиеш. Без бу турыда шәһәр һәм авыл җирлекләренә җиткерәбез. Алар утның вакытлыча сүнеп торачагы хакында халыкка хәбәр итә.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Илдар Әхмәтҗанов:

– Дөрестән дә, быел Яңа Кенәрдә халыкны электр энергиясе белән тәэмин итү буенча эшләр барды, – дип хәлне аңлатты. – Утны өзеп торган көннәр булды. Иң күбе иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 4кә кадәр. “Энергосбыт” предприятиесе безгә бу турыда алдан хәбәр итә. Без халык күп йөри торган урыннарга белдерүләр язып эләбез. Әмма халыкның бөтенесе дә белеп бетермәскә дә мөмкин. Белдерүне ертып та ыргытырга була. Без хәзер язып эленгән белдерүләрне фотога төшереп алабыз. “Энергосбыт” радио яки газета аша халыкка алдан хәбәр итсә әйбәт булыр иде.

Без бу хакта районның электр челтәре баш инженеры Илнар Зәйнуллин белән дә сөйләштек.

– Халыкны электр энергиясе белән тиешле күләмдә һәм сыйфатлы итеп тәэмин итү максатыннан планлы эшләрне башкарып торабыз, – дип сөйләде ул. – Без эш башланыр алдыннан “Энергосбыт” предприятиесенә кимендә 11 эш көне алдан җиткерәбез. Һәм шулай ук планлы ут сүндерүләр хакында ОАО “Сетевая компания” gridcom-rt.ru рәсми сайтыннан укып белергә була.

РФнең югарыда әйтеп үтелгән 354нче карарында язылганча, Россия Федерациясе законнары таләбе буенча башкаручы кулланучыларга коммуналь хезмәтләрне тиешле күләмдә һәм сыйфатлы итеп күрсәтергә бурычлы. Җәйге эссе көннәрдә көне буе ут булмавы бер кыенлык булса, бу турыда алдан белмәү – хәлне тагын да катлауландыра. Электр энергиясе белән тәэмин итүчеләргә үз кулланучыларына игътибарлырак булырга кирәк.

Электр исәпләгечләрен кем алмаштыра?

 Авылларда электр исәпләгечләрен, хезмәт итү вакыты чыккан дип, алмаштырып йөрүчеләр бар икән. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен “Энергосбыт” предприятиесе Идел буе бүлекчәсе Арча районы идарәсе инженеры Рамил Әхмәтгалиев белән сөйләштек.

– Халык шуны белеп торсын иде: бездә кулланучыларның электр исәпләгечләренең мәгълүматлары теркәлгән. Приборның хезмәт итү вакыты төгәлләнсә, без бу хакта кулланучыга алдан белдерү кәгазе җибәрәбез, – дип аңлатты ул. – Сораулар туса, 3-17-46 телефон номерына шалтыратып, хәлне ачыкларга мөмкин. Тагын шуны әйтәсе килә: яңа йортларның электр исәпләгече урам якка чыгарып беркетелә, ә яшәгән йортларда хуҗа үзе хәл итә: исәпләгечне өй эченә урнаштырыргамы, әллә урам яккамы?

Халыкка аң булырга кирәк. Урамнан кереп: “Сезнең электр исәпләгеченең хезмәт итү вакыты чыккан, алмаштырырга кирәк”, – дип әйтүчеләргә ышанырга ашыкмаска кирәк. “Энергосбыт”ка шалтыратып, хәлне ачык- лавың хәерлерәк.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International