Нәгыймә апага 90 яшь

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Нәгыймә апага 90 яшь

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 22 августта Арча шәһәрендә яшәүче Нәгыймә Гыйззәтованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Нәгыймә апа Корайван авылында туган. Әтисе Галәветдин, әнисе Сәгъдәтбану колхозда эшлиләр, кыз да аларга булышып үсә. 7 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында Курса разъездында тимер юлда эшли, паровозларны әзерләп фронтка озаталар.

1948 елда Югары Мәтәскә егете Әһлигә кияүгә чыга. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. Нәгыймә апа озак еллар “Тургай” ресторанында эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International