Халык турында кайгыртып
12 августта Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Җыенда Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап ясады. Ул шәһәрнең бу өлешендә 3200 кеше яшәвен, 1700 хуҗалык булуын әйтеп үтте.
Районда, шул исәптән Арча шәһәрендә халыкның тормыш хәлен яхшырту буенча зур күләмдә эш алып барыла, федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла. Торак төзелешенең күп өлеше шәһәргә туры килә.
Быел муниципаль юл фонды исәбенә шәһәрдә К. Тинчурин, М. Мәһдиев, Кол Гали, Бирәзә урамнарына (5 километр чамасы, 21 млн. сумлык) юл салынды. Г. Ахунов һәм Ф. Шаляпин урамнарына, Төбәк–Чокырча авылының өч урамына (4 километрдан артык, 20 млн. сум) вак таш–ком катнашмасы түшәлде.
Май, Болгар тыкрыгы, Көнбатыш тыкрыгы, Свердлов, Энергетиклар, Островский, Яшьләр, Г.Исхаки урамнарына, тротуары белән Тукай бакчасы автобус тукталышына асфальт түшәлде (4 километрдан артык 15 млн. сум).
Н. Сафин–Сибгатуллин, Н. Сафин–Г.Бәширов урамнарын тоташтыра торган юллар норматив хәленә китерелде.
Өстәмә юл эшләре программасы буенча Көнбатыш урамында күп фатирлы 6 йортка килү юллары эшләнде.
Арча шәһәре буенча юл билгеләре яңартылды, 5 автобус тукталышы эшләнде.
Шәһәр җирлегендә 116 километрдан артык суүткәргеч челтәре бар, хуҗалыкларның 85 проценты үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган. Җәйге чорда су белән кыенлыклар килеп чыгуын исәпкә алып, “Чиста су” республика программасын тормышка ашыру кысаларында 2016 елда Айван авылы һәм шәһәрнең көньяк өлешендә су белән тәэмин итүне яхшырту буенча эшләр дәвам итте, 3 чыганак файдалануга тапшырылды. Элекке крахмал заводы астындагы чишмә суы үзәк системага кушылды.
2016 елда шәһәрдә 100 контейнер яңартылды, 13 мәйданчык әйләндереп алынды.
Рөстәм Касыймов үзара салым акчасы җыю мәсьәләсенә дә тукталды. Быел ул шәһәр җирлегендә беренче тапкыр үткәрелде. Барысы 5 млн. 672 мең сум акча кергән. Җыелган акчаларның күпчелек өлеше урамнарны яктыртуга тотылачак.
Җыенда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты һәм чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.
— Шәһәрдә төп проблемалар юллар һәм су, — диде Илшат Габделфәртович. – Киләсе елда төп игътибар шәһәрнең көньяк өлешендәге урамнарга биреләчәк. Шулай ук 2017 елда шәһәрдә 1000 куб.метр су сыешлы өстәмә сыешлык куелачак, башка чаралар күреләчәк.
Быел Арчада 500 урынлы яңа мәктәп төзелә башлый һәм ул киләсе елның 1 сентябренә әзер булачак.
Өстәмә эш урыннары булдыру юнәлешендә дә алга китеш бар. Киләсе язда агросәнәгать мәйданчыгы сафка басуы көтелә һ.б.
Район башлыгы арчаларны Дәүләт Думасына узачак сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Ильяс Сәхәпов