Җәмәгать үзидарәләре бәйрәмнәрендә

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Җәмәгать үзидарәләре бәйрәмнәрендә

Шимбә. Кичке 5 тулып киткән. Гимназия ишегалдында халык мәш килә. Бу сүзләр шушы кичәдә бәләкәй Әмирнең “Су анасы”н сөйләгәндә су анасының таракны сорап өйгә килгән мәлен (“Яхшы. Хуш. Батты кояш. Йокларга яттык кич белән...”) тыңлаганда күңелгә килде. 6 яшь кенә булса да, “Су анасы”н чат итеп сөйләүче Әмир Зиннәтов тамашачыларны тын гына тыңларга мәҗбүр итте.

Гимназия бинасында урнашкан 1нче балалар бакчасына йөри икән “егет”, бакча коллективы исеменнән чыгыш ясарга килгән. Алар бакчасыннан һәм Арчаның 4нче, 10нчы балалар бакчасыннан тагын берничә бала бар иде бәйрәмдә. Әти-әниләр балалары белән бергәләп “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” ярышларында мөмкинлекләрен күрсәтте. Гомумән, гимназиядән, бакчадан гына түгел, бәйрәмдә катнашырга хәтта Яңа Кенәр, Лесхозның спорт сөючеләре дә килгән. Ә тамашачылар арасында кечкенә сабыйдан алып өлкән буын вәкилләре, өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбия- ләнүчеләр дә бар.

Нинди бәйрәм иде дисез- ме? Бу көнне “Татарстан командасы” иҗтимагый инициативасы кысаларында “Үзәк” һәм “Шәрык” территориаль җәмәгать үзидарәләре халыкны ишегалды төрләре спорт ярышларына җыйды. Чараның максаты — сәламәт тәндә — сәламәт акыл, дигән сүзләрне дәлилләп, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә бәйрәм рухында очраштырып, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү. Арчаның үзешчән сәнгать ветераннары — “Балкыш” фестивале лауреатлары тамашачыларга җыр-моңнарын бүләк итсә (арчаларның күңелен күтәрергә җырчы, гармунчы Тәлгать Бәдгыев Төрнәледән үк килгән), “Әдәби мәйдан”да профессиональ шагыйрьләрнеке белән беррәттән район шагыйрьләренең дә шигырьләре яңгырады. Ә гимназиянең спорт мәйданчыгында уеннар гөрли – командалар волейбол, футбол, баскетбол, гомумән 7 төр буенча ярышалар. Мәйдан читендә шахмат осталары тезелеп утырган. Хөкемдар Әмир Шәяхмәтов әле бер, әле икенче өстәл янына барып янып-көеп йөри. “Шәрык” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Ринат Сафин бүгенге чарага өлеше керүчеләргә: гимназия директоры Фатыйх Хәкимуллинга, тренерларга, укытучыларга, гомумән гимназия коллективына, иганәче Рөстәм Фәйзрахмановка, бәйрәмне күңелле рухта алып барган Үзәк китапханә хезмәткәрләренә, катнашкан һәркемгә, спорт җиһазлары белән ярдәм иткән Укучылар сарае коллективына ихлас рәхмәтен җиткерде. Спорт сөючеләр бу көнне “Татарстан командасы” составына алынды. Ә ерак араларны якын итеп килгән Яңа Кенәр командасы волейбол ярышларында 1 урынны яулап китте. Соңыннан күмәк биюләрдә рәхәтләнде халык.

Бу көнне спортның ишегалды төрләре буенча Бөтенроссия көнен Арчаның “Питомник” территориаль җәмәгать үзидарәсендә дә билгеләп үттеләр. Арчаның икенче мәктәбе базасында сәнгать осталары: “Яшь йөрәкләр” ансамбле (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина), аерым җыр башкаручы сәнгатькәрләрнең чыгышы белән шулай ук 7 төрдә: футбол, волейбол (кызлар һәм егетләр), баскетбол (стритбол) (кызлар, егетләр) ветераннар арасында шахмат һ.б. спорт ярышлары, күңелле стартлар узды, теләүчеләр ГТО нормалары тапшырды, петанк уенында уйнады, тамашачы өчен рәхәтләнеп биергә күмәк биюләр оештырылды. “Бәйрәмне уздыруда матди ярдәм күрсәткән шәһәр башкарма комитетына, җирле депутат Альберт Хәкимовка, икенче мәктәп коллективына рәхмәтебез зур, – ди территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Ибраһим Сабиров. – Бәйрәм чарасында катнашкан, уеннарда уйнаган, ярышларда көчләрен сынаган беркем дә бүләксез кайтып китмәде, әти-әниләр дә ярышты”, — ди ул.

19 августта Арчаның “Көнбатыш” территориаль җәмәгать үзидарәсе оештырган бәйрәм чарасында катнашучы спортчылар да “Татарстан командасы” составына кушылды. “Әдәби мәйдан”чыклар чыгышы белән башланып киткән чарада сәхнә осталары арасында педагогика көллияте студентлары да бар иде. Гомумән, өч территориаль җәмәгать үзидарәсе бәйрәмендә дә “Әдәби мәйдан” вәкилләре тамашачыга әдәби мизгелләр бүләк итте. “Футболда җиңүчегә егетләр белән агачтан бизәкләп күчмә кубок ясадык. Быел ул бассейнда сакланачак”, — ди рәис Ирек Минзин. Киләсе елларда кубок шушы җирлектәге башка спорт командасын бәхетле итәр.

Шушы чараларны уздыруда матди ярдәм күрсәткән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймовка рәхмәтле булган территориаль җәмәгать үзидарә рәисләре халыкны шатландыру юлларын тагын да дәвам итәр. Чөнки аларның күрсәтерлек эшләре күп, ә эшең күзгә күренсә, бәйрәм итәргә була.

Розалия САФИНа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International