Акчагыз юкка чыкмаячак
Редакциягә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр:
– Минем пенсиянең язмышы турында өйгә кадәр килеп кайгырталар. Пенсиягезнең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерегез, дип үгетлиләр. Әгәр дә күчермәсәгез, киләсе елдан дәүләт ул акчаларны сездән алачак һәм ул акчалар башка пенсионерларның пенсиясенә китәчәк, дип тә өркетәләр. Моңа ышаныргамы? Чыннан да, әгәр дә пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчермәсәм, ул акчалар юкка чыгар микәнни? Пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күче- рергәме, юкмы?
Без сорауга җавап алу максатыннан Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.
– Пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларына күчерергә тәкъдим итүчеләр, үгетләүчеләр булырга мөмкин һәм алар бар да, – дип аңлатты Гөл- наз Ибәтуллина. – Пенсия- нең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү мәсьәләсен һәркем үзе хәл итә. Файда китерерлек ышанычлы дәүләтнеке булмаган Пенсия фонд- ларын сайларга кирәк. Ә менә пенсиягезнең туп- ланма өлешен дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчермәсәгез, акчагыз югалачак, дигән сүзләр бернинди дә дөреслеккә туры килми. Бу акчаны берәү дә сездән тартып алмый. Ике очракта да Пенсиянең тупланма өлеше инвестицияләнә һәм бу акчаны пенсиягә чыккач кына алып була. Пенсия фондларын еш алыштырырга киңәш итмибез. 5 ел тулмаган килеш пенсиягезнең тупланма өлешен бер фондтан икенчесенә күчергәндә инвестиция кереме исәпкә алынмаячак. Бу сезнең өчен файдага түгел. Сораулар булса, безнең телефон: 3-03-79.
Румия САТТАРОВА