Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында
2016 елның 3 июлендәге 316 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертелде.
Әлеге үзгәрешләр нигезендә, эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик шәхес төземичә башкаручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм юридик шәхесләргә, шулай ук аларның хезмәткәрләренә дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль барышында ачыкланган тәртип бозулар өчен билгеләнгән административ җәза кисәтү белән алыштырыла.
Кисәтү әлеге субъектларга беренче административ хокук бозган өчен, кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына, Россия Федерациясе халыклары мирасына (тарихи һәм мәдәният һәйкәлләренә), дәүләт куркынычсызлыгына зыян килмәгәндә яки китерү, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр куркынычы тудырмаганда, шулай ук милек зыяны булмаганда, әгәр кисәтү рәвешендәге административ җәза билгеләү әлеге кодексның II бүлегендәге тиешле маддәдә яки Россия Федерациясе субъектының административ хокук бозулар турындагы законында күздә тотылмаган булганда бирелә.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.31–14.33, 19.3, 19.5, 19.5.1, 19.6, 19.8–19.8.2, 19.23 маддәләрендә, 9.27 маддәнең 2 һәм 3 өлешләрендә, 19.28, 19.29, 19.30, 19.33 маддәләрендә күздә тотылган административ хокук бозулар ясау әлеге нормалардан чыгарма булып тора.
Ленар Мөлеков,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе