ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан законсыз алкоголь продукциясе әйләнеше буенча һәрдаим мониторинг уздырылып тора

2016 елның 26 августы, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан законсыз алкоголь продукциясе әйләнеше буенча һәрдаим мониторинг уздырылып тора. Шушы көннәрдә тикшерү нәтиҗәсендә, Ташкич авылындагы шәхси эшмәкәр Г., кибетендә лицензиясез, маркасыз һәм тиешле документларсыз алкоголь продукциясен сату очрагы ачыкланды һәм 8,5 литр ялган аракы сатудан алынды. Әлеге эш буенча материаллар ТР Арбитраж судына җибәрелде. Башка закон бозулар буенча административ тикшерү бара.

Кәче авылында урнашкан шәхси эшмәкәр М., кибетендә дә тыелган вакытта аракы сату очрагы булды. Әлеге эш буенча документлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә юлланды.

Әгәр суррогат алкоголь продукциясе сату очрагына юлыксагыз, 8(84366) 3-22-69 “кайнар” телефоны аша ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына хәбәр итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International