Координацион совет “МСО”да

2016 елның 26 августы, җомга

Координацион совет “МСО”да

Хезмәтне саклау буенча Координацион советның чираттагы күчмә утырышы “Арча МСО”сы җәмгыятендә узды.

Утырыш алдыннан совет әгъзалары җәмгыять тарафыннан төзелүче Кызыл Бистә урамындагы 60 фатирлы йортта булып, биредәге хезмәтнең оештырылуы, техника һәм хезмәт куркынычсызлыгының саклану чараларын күзәтте.

Җәмгыять төзегән йортлар — шәһәребезнең горурлыгы. Төзелеш хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча хәтәр тармак. Шунысы куанычлы, быел бәхетсезлек очраклары аларны читләп узган, ел ахырына кадәр тыныч кына дәвам итсен.

Биредә хезмәт куркынычсызлыгын сак-лау буенча да таләп-ләр үтәлә. Төзелештә күренгәнчә, эшчеләр махсус кием белән тәэмин ителгән, һәрберсенә инструктаж уздырылган, хезмәт урыннары бәяләнгән. “Ләкин, саклану чаралары турында төзелеш өлкәсендә ел әйләнәсе истә тотарга кирәк. Алда — көз. Ә көз көне төзелештә, һава торышы еш үзгәреп торганга, аеруча сак булу сорала. Машина йөртүчеләрне дә юлларда куркынычсыз йөрүне тәэмин итү максатында, укытулар алып барырга кирәк. Гомумән, хезмәт куркынычсызлыгын сак- лауны һәрвакыт истә тотарга кирәк”, – ди районның хезмәтне сак-лау буенча белгече Муллахмәт Әскәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International