Таләпләр көчәйтелде
Районның хокук саклау органнары элек хөкем ителгән, аларга карата административ күзәтчелек билгеләнгән һәм билгеле күләмдә гражданлык хокуклары чикләнгән кешеләрнең закон бозуларын ачыклау һәм аларны булдырмау буенча профилактик эш алып баралар.
2011 елның 6 апрелендәге Федераль закон нигезендә, авыр яисә аеруча авыр җинаятьләр, шулай ук кабат җинаятьләр эшләгән һәм балигъ булмаганнарга карата аңлы рәвештә җинаять ясаган өчен суд хөкеме бетмәгән яки алынмаган булганда административ күзәтчелек билгеләнә. Күзәтү астындагы кешеләргә көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында аерым чикләүләр куела.
Шул ук вакытта, әгәр андый кешеләр җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баралар, билгеләнгән административ чикләүләрне, җәмәгать тәртибен бозалар икән, күзәтчелек срогы суд тәртибендә озынайтылырга яисә билгеләнгән чикләүләр башка төр чикләүләр белән тулыландырылырга мөмкин. Моннан тыш, әлеге кешегә карата РФ Җинаять кодексының 314–1 маддәсе буенча (административ күзәтчелектән читләшү яки Федераль закон нигезендә суд билгеләнгән чикләүләрне үтәмәү) җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
Арча район суды полиция бүлегенең Апаз авылында яшәүче 1965 елгы, элек берничә тапкыр хөкем ителгән Рафил Ильясовка карата элек билгеләнгән чикләүләрне тулыландыру турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Хәзер Ильясов суд карары буенча атна саен полиция бүлегенә теркәлү өчен килергә тиеш, аңа район территориясеннән читкә чыгу, шулай ук спиртлы эчемлекләр сату һәм җәмәгать урыннарында булу тыела.
18 августта Арча район суды Арча шәһәрендә яшәүче 1978 елгы И. Гыймадиевка карата РФ Җинаять кодексының 314–1 маддәсенең 2нче өлеше буенча гаепләп хөкем карары чыгарды. Ул да административ күзәтчелек таләпләрен күп тапкырлар үтәмәгән.
Әлеге юнәлештә профилактик эш дәвам итә.
Радик Хәбибуллин, Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе