Саннар һәм фактлар

2016 елның 26 августы, җомга

Саннар һәм фактлар

Быел мәктәпне 196 укучы тәмамлады;

Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр – 195;

Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар: рус теле – 71,7 (республикада – 73,05), математика – 50,05 (республикада – 52,08);

55 чыгарылыш сыйныф укучысы 80нән югары балл җыйды;

Иң югары балл җыючы — Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Булат Мөхәммәтнуров;

Рус теле буенча республика күрсәткеченнән югары нәтиҗә бирүче мәктәпләр: 1нче мәктәп, Апаз, Наласа, 5нче гимназия;

Математика фәне буенча күрсәткечләре республика һәм район нәтиҗәләреннән югары булган мәктәпләр: 1нче мәктәп, Иске Чүриле, Ашытбаш, Наласа, Курса-Почмак;

Медалистлар: 40 укучы;

2009 елдан “Йолдызлар аллеясы”нда иң лаеклы һәм сәләтле 20 йолдызның исемнәре мәңгеләштерелде;

Шушмабаш урта мәктәбе Р.Фәхретдин премиясенә лаек булды;

Республика олимпиадаларында – 23 призлы урын;

Халыкара олимпиадада – 2 җиңүче (Ашытбаш, Иске Чүриле урта мәктәпләре);

 “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә 2 җиңүче (Наласа, Түбән Мәтәскә урта мәктәпләре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International