Ул бәхетле әбекәй

2016 елның 26 августы, җомга

Ул бәхетле әбекәй

19 августта Кыснада гомер кичерүче Гөлбаһар Сәмигуллинага 90 яшь тулды. Әбекәйнең гомер бәйрәмен үткәрергә балалары, оныклары да кайткан. Гомумән, ял көннәренә әлеге нәселдән чыккан гаиләләр Кыснага, үзгә бер җылылык бөркеп торучы төп нигезгә җыела икән. Ә алар барысы бергә җыелса биш дистәдән артып китә! Оныкларга бай әбекәйне хәтта бер оныгы нәни бәби алып кайтып бүләкләгән инде.

Гөлбаһар апаның колак- лары ныграк булса да, зиһене камил, хәрәкәтләре җитез, дөньядан хәбәрдар. Үткәннәрен сөйләгәндә тарих битләрен укыган сыман буласың. Казиледә туып–үскән кызга сугыш елларында немецларны җирләргә ат белән ташырга да туры килгән. Аларның каберлеген арчалылар “немец зираты” дип йөртә. Ел саен диярлек кардәшләренең җирләнгән урынына немецлар зыярәт кылырга кайта. “Йөрәгем шул вакытта авырта башлады, – дип искә ала Гөлбаһар апа әнә шул дәһшәтле елларны. — Араларында тереләре дә бар иде, кайберләре фотосурәтләр күрсәтә. Тел белмәгәч аңлашып булмады”.

Язмышын Кыснаның фронтовик егете Муллагали белән бәйли ул. Үз авылларына апасы янына кунакка килеп йөргән кызны ошатып йөргән егет тота да урлый аны. Һәм шул көннән 55 ел иңгә-иң куеп яши алар. “Соңгы елларында авырып яткан әтине бала тәрбияләгән кебек карады әни”, — ди кызлары.

Озын гомерле булу Гөлбаһар апаларның нәселендә бар — әнисе дә 100не узганчы яшәгән. Әбекәйне котларга килгән район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Гөлбаһар апага район башлыгының һәм РФ Президентының котлау һәм Рәхмәт хатын тапшырып, 100 яшьлеген дә балалары янәшәсендә бәйрәм итүен теләделәр.

Гөлбаһар апа төп нигездә улы Нургали һәм килене Гөлфирә белән гомер итә. “Улым бик әйбәт, киленем аннан да әйбәтрәк”, — дип мактап туя алмый үзләрен.

Розалия

Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International