Социаль яклауга – игътибар
Россия регионнары арасында югары тормыш дәрәҗәсе белән Татарстан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт–Петербургтан кала 4нче урында тора. Ә Идел буе федераль округында Татарстан зур аерма белән алда бара. Татарстанлыларның уңай тормыш дәрәҗәсе республика җитәкчелегенең зирәк һәм нәтиҗәле социаль сәясәтенә бәйле.
Татарстанда социаль яклауга һәрвакыт зур игътибар бирелде. Рес- публикада эшләнгән нәтиҗәле яклау системасы бигрәк тә икътисади кризис чорында мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә юнәлтелде. Россиядә катлаулы икътисади шартларга карамастан, республикада 30лап президент программасының берсе генә дә эшләүдән туктамады.
Бүген Татарстанда социаль түләүләр системасы 30 федераль һәм 49 республика төрен үз эченә ала. Төп максат — ярдәм тиешле кешегә барып җитсен! Социаль түләүләрне безнең Арча районында гына да ай саен уртача 23 мең кеше ала. Социаль түләүләр бер айга уртача 10 млн. сумлап бирелә.
Бигрәк тә күп балалы һәм инвалид баласы булган гаиләләргә дәүләт ярдәме каралган. 2007 елдан “Мәктәпкә җыенырга булыш” проекты эшли. Ул рес- публика Президенты Р. Миңнехановның шәхси күзәтчелеге астында тормышка ашырыла. Ел саен иганәчеләр ярдәме белән меңләгән бала мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр белән тәэмин ителә. Безнең Арча районында быел 178 мең 560 сумлык мәктәп әйберләре алынып, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга бирелде. 1нче сыйныфка баручы 177 балага кирәк–ярак тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылды. Мәктәптә укучы 2 яки аннан да күбрәк баласы булган 23 гаиләгә һәм 2–11 сыйныфта укучы 45 балага 35 мең 898 сумлык канцтоварлар бирелде.
Район үзәгеннән иң ерак авылларның берсе Яңа Сәрдәдә яшәүче 7 бала әнисе Лариса Мәгъсүмова белән сөйләштек.
— Үзем сыер савам, ирем дә терлекчелектә, — дип сөйләде ул. — Кызыбыз Адилә быел 1нче сыйныфка укырга бара. Яңа Кенәр мәктәбендә бәйрәмдә булып кайттык. Балаларга тантаналы шартларда мәктәп сумкалары тапшырдылар. Бик күңелле булды. Концерт та күрсәттеләр. Адилә “Маша һәм аю” рәсемле матур сумканы күргәч, и–и, сөенде дә инде. Рәхмәт, Президентыбыз һәм район җитәкчелегенә, мәктәпкә, шундый матур бәйрәм оештырганнары һәм бүләкләре өчен.
Ветераннарны уңай торак белән тәэмин итү, социаль–гуманитар акция “Безнең кадерле ветеран” — болар бар да өлкән буынга зур хөрмәт һәм Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы алдында баш ию. Татарстанның “Безнең кадерле ветеран” социаль проекты Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан башланды. Ул бюджет акчасына һәм иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырыла. Бүген районда 1300ләп Бөек Ватан сугышы ветераннары — сугышта катнашучылар, толлар һәм тыл хезмәтчәннәре яши. Район үзәк хастаханәсендә ветераннар өчен барлык шартлар да тудырылган өч палата булдырылды. Әлеге бүлмәләргә җаваплы кешеләр беркетелде. Ветераннарга мәктәпләр, оешмалар, волонтерлар шефлык итә, кирәк икән, матди ярдәм күрсәтәләр. Районда барысы 708 сугышта катнашучы һәм толлар фатир алды. Бу бәхет быел биш ветеранга елмайды. Арчада яшәүче Дания Әсхәтдинова менә нәрсәләр сөйләде:
— Баракта яшим. 1927 елгы. Безнең баштан күп нәрсә кичте. Бөтен авыр- лыкны ил белән күтәрдек. Сугышта катнашкан ирем Вафа мәрхүм инде. Яңа фатирны ул күрә алмады. Миңа насыйп булган икән. Шушы көннәрдә фатир ачкычын тапшырачаклар. Сөенечем бик зур. Яңа фатирга урнашкач, шатлыгымнан утырып бер елармын, дим. Рәхмәт Президентыбызга, район җитәкчелегенә, без — өлкәннәрне шулай кайгыртканнары өчен.
Татарстанда тагын бер социаль сәясәтнең әһәмиятле бер юнәлеше бар. Ул — өлкәннәрнең тормышын активлаштыру, заманга яраклаштыру, белемнәрен күтәрү. Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән пенсионерларны компьютер нигезләренә бушлай өйрәтү проекты менә инде районда 6 ел уңышлы гына эшләп килә. Компьютерга районда 200 кеше өйрәнгән. Пенсиягә чыккач та җәмәгать эшләре белән мәшгуль Рая Фәтхуллина болай дип сөйли:
— Арча мөхтәсибәтенең укыту эшләре мөдире булганлыктан компьютерда эшләргә өйрәнергә кирәк булды. Районның пенсионерлар берлеге бушка компьютер дәресләре оештырды. Аллага шөкер, компьютерда эшләргә өйрәндем. Хәзер Казандагы Диния нәзарәте белән компьютер аша эш алып барам, электрон почтаны кабул итәм.
Ул гынамы, Рая апа Фәтхуллина республика бәйгесендә җиңеп, Казаннан кыйммәтле бүләк – чәшке тун белән кайтты. Бу үзе өлкәннәребез турында кайгыртучанлык түгелмени?
Румия Надршина