Соңгы 2 атнада Арча районы Пакистан, Малайзия, Сингапур, Индонезиядән килгән туристларны кунак итте

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Арча районы Татарстан Республикасының иң зур районнарның берсе.Арча халыгы узенең бөек шагырьләре, сәнгать эшлекләре, галимнәр, хезмәт сөючән халык белән горурлана.

Шундый күпсанлы этномәдәни үзенчәлеклелек белән, район төрле халык төркемнәренә кызыклы булып тора. Без "Тукай иле" исемен горурлык белән йөртәбез, туристларны илнең төрле почмакларыннан һәм чит илдән җәлеп итәбез.

Заманча чит ил гаиләләр арасында төрле экосистемаларда ял итү бик популяр. Бары тик соңгы 2 атнада Арча районы Пакистан, Малайзия, Сингапур, Индонезиядән килгән туристларны кунак итте.

Германиядан Томасның дөньяның үзенә тартып торган популяр җирләрдә хәрәкәт итү буенча тәҗрибәсе бар. 2016 елның август аенда ул хатыны, ике кызы һәм әнисе белән Татарстанда беренче тапкыр булдылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында шөкере күләмле масштабларга җиткән, һәм шул исәптән аның турында Томасның гаиләсендә дә беләләр. Арча районына килергә теләкләрен белдергәч, нәкъ менә Кырлай авылына, без алар өчен шәхси маршрут әзерләдек. Туристларны “Арча районы” дигән күрсәткеч янында каршы алдык. Иң яхшы милли традицияләр кысаларында кунакларны кызлар һәм егетләр чәк-чәк, ипи-тоз, җыр-бию белән белән бергә каршы алдылар. Аннары кунаклар тарихи-этнографик "Казан арты" музеенда гади татар халкы көнкүреше, мәдәнияте, хезмәт һәм осталыгы белән таныштылар. Соңыннан туристларны Кырлай авылына алып бардык, анда аларны Г. Тукай әкиятләре персонажлары бик җылы каршы алды. Артистлар белән интерактив Тукай музеенда һәм Сагъди йортында салмак кына экскурсиягә күчте. Шагыйрнең тормышы һәм иҗаты турында күрсәткән экспонатлар милли колорит атмосферасына тагын да тирән күчерде. "Кырлай" комплексы базасында кунаклар өчен татар милли камыр ризыгы буенча мастер-класс үткәрелде. Томас үзе төрле ризык пешерү белән кызыксына, һәм шуңа күрә аларның гаиләләренә "вак бәлеш"пешерергә бик ошады. Томасның кызлары – Анна һәм Александра икесе дә профессиональ җайдаклар. Кызлар атлар җигеп йөргән арада, өлкәннәр басуларны каретада  йөреп чыктылар. Саф һавада йөреп кергәннән соң үзләре пешергән татар камыр ризыклары белән чәй әзерләнде.

Туристлар Арча районына Свияжск һәм Болгар туристик объектларны әйләнеп чыкканнан соң килделәр. Арча районы алар өчен Татарстан Республикасында үткәрелгән маршрутларның энҗесе булып калды.

Арча җире турында туристлар бик җылы һәм күңелле бәяләмә бирделәр, һәм Арча районына кабат килергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International