Үз җиремдә ямьле миңа...
Аларның быелгы җәйдәге ике көне гадәти көннәрдән аермалы буларак, иртәнге 6дан башланды. Каникул вакытында рәхәтләнеп озак йокларга ияләнгән режим бозылды. Тик моңа хафаланасы юк икән, нинди күңелле узды бит ул көннәр.
Алар дип яшьләр форумында катнашучыларны әйтүем. Район җитәкчелеге аларга быелгы җәйнең истәлекләрен тагын да баетырлык, бәлки кемнәрнеңдер киләчәккә фикерләрен үзгәртерлек көннәр бүләк итте. Фикерләре үзгәрү дигәндә киләчәген район тормышы белән бәйләүләре күздә тотыла.
“Бездә һәр ел фасылы да ямьле”, — дип, һәр көнне файдалы үткәрергә тырышучы, тормышны яратучы район яшьләр парламенты әгъзалары 23-24 август көннәрендә авыл җирендә яшәп кайтты. “Бер!” дигән урында, Яңа Кырлай авылының бөек шагыйрь эзләрен саклаган туфрагында! Авыл һавасын сулап (бөркү булса да, рәхәт үзе, Тукайча “хәл җыеп күккә карап” агач күләгәсендә ял итүләре генә дә ни тора!), авыл җирендәге һөнәрләрне башкаручылар белән очрашу, терлекләр белән аралашу — никадәр хатирә калдырды! Район җирендә туып-үскән балалар “Кырлай” ширкәтенең бәрәңге саклана торган базында бәрәңге эшкәртүнең барышы белән танышты, атлар торагын якыннан күреп, кайсылары курыкса да, атларны сыйпау бәхетенә иреште. Арада нәни колынны беренче тапкыр күрүчеләре дә бар. Ә Каенсардагы экофермада яшьләр үзләрен чын авыл тормышы мохитендә хис итте. Биредә терлек-туарның да, кош кортның да саны күп, токымнары да төрле. Күз белән күрү тәэсирләндерсә дә, гадәттә шул күз күргәнне эшләп тә карасаң, җанга бөтенләй үзгә хисләр тула. Биектау кызы Айгөл Миндубаева биредәге күпчелек яшьләр исеменнән җитәкчелеккә юкка гына тәкъдим ясамагандыр. “Киләчәктә программага авыл җирендәге эшләрне башкарып карауны да кертергә кирәк”, — диде ул. Сыер саву, көтү көтү, чалгы белән каерылып печән чабу кебек эшләрне санап китте Айгөл. Аннан дәвам итте: “Безгә ике көн генә аз булды, киләчәктә көннәрне күбәйтергә дигән тәкъдимебез бар. Ә форумны оештыручыларга зур рәхмәт, без моннан киләчәккә хыяллар белән кайтып китәбез. Мин күрше район кызы булсам да Арчаны яратам. Киләчәктә, әгәр мөмкинлек булса, Арчага булышыр идем”. Арчада калыр идем, дип әйтәсе килә педагогика көллиятенең 4 нче курсына баручы Айгөлнең. Күрше районнарда яшәүчеләрнең Арчада каласы килгәч, үзебезнекеләр ни уйлый икән? Әнә, оештыручы, куратор ярдәмчесе Рафаэль Зиннәтовның да районыбыздан читкә китәсе килми. Укып бетергәч үзебезнең районда эшкә урнашырга, үз һөнәре буенча халыкка хезмәт күрсәтергә хыяллана Арча гуманитар техникумында газ хезмәте буенча белем алучы егет. Үзләренә, яшьләргә мондый җылы караш булуына шатлык хисләрен яшерми ул. Күптән түгел Арчада ачылган төсле фонтан өчен дә җитәкчелеккә дуслары исеменнән рәхмәтен җиткерде. “Җиңү паркы яшьләрнең очраша торган, яраткан урыны. Хәзер ул тагын да ямьле. Җитәкчелек киләчәктә яшьләрнең күңелен үсендерүне дәвам итсен иде”, —ди ул. Яшьләрнең идеяләре күп. Ә бу район җитәкчелеге өчен бик мөһим, чөнки шул идеяләр ярдәмендә районыбызның яшь буынына, киләчәгенә файдалы булган карарлар кабул ителә. Яшьләр үзләренең теләк, уй-фикер, тәкъдимнәрен кичке дуслык учагы янындагы әңгәмә вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗановка да җиткерде.
Форумның максаты — бүген көллият, техникумнарда белем алучы яшьләрне районыбызның тормышы белән якыннан таныштырып, авылларда да менә дигән итеп үзең теләгәнчә яшәп булганлыгын күрсәтү.
Гадәттә, беренче күргәннән алган тәэсирләр алдаучанрак була. Кемгәдер авылның яшәеше ошап бетмәгән булса да, үткәнгә кайтып уйлана, биредә бергә ял иткән дуслары белән кабат шул темаларга сөйләшә торгач фикерләре дә үзгәреп куяр. Авылда да рәхәтләнеп яшәп, эшләп була бит. Авылдамы, шәһәрдәме, кайда гына яшәсәң дә тырышлык сорала, әлбәттә. Район яшьләр парламенты җитәкчесе Чулпан Кыямова да шул фикердә икән: “Районыбыздан читкә киткәч, югары уку йортларында укый башлагач, яшьләр бер-берсе белән аралашып, башка районнардагы тормышны үзебезнеке белән чагыштырып сөйләгәндә, әлбәттә, районыбыз белән горурланырлар. Чөнки бездә яшьләргә караш уңай. Район башлыгы Илшат Нуриев та яшь буынның киләчәген кайгыртуда нык тырыша. Форумны оештырган, актив яшьләргә катнашу мөмкинлеге тудыр- ган өчен яшьләребез җитәкчелеккә рәхмәтле. Һәммәсе Арчабыз белән горурлана, ярата. “Мин Арчадан беркая китмим”, — дигәнне шактый ишеттек бу ике көндә. Арчабыз бик матур бит. Шушы гүзәл җирне калдырып читкә китмәсеннәр иде”, — ди ул. Курса Разъезды кызы Чулпан үзе дә Арчаны ярата, шуңа күрә укуын тәмамлагач та читкә китәсе килмәгән. Укып бетергәч эше дә табылган. Яшь кеше алдына килеп баскан иң зур мәсьәлә — эш. Аннан торак мәсьәләсе. Эш урыннары белән әлегә проблемалар җайлы гына чишелеш тапмаса да, район башлыгы аны хәл итүнең төрле юлларын эзли. Ә торак мәсьәләсенә килгәндә, районда яшьләр өчен социаль ипотека, авыл хуҗалыгында яшәп, эшләүче яшь белгечләр һәм аларның гаиләләре өчен максатчан федераль программа, “Россия гаиләләре өчен торак”, “Яшь гаилә” программалары эшли (Бу турыда тулырак arskmedia.ru сайтында).
Беренче коймак төерле була, ди халык. Төерле булса да, тәмле. Форум да шулай булды. Җитешеп бетмәгән якларын күңелле мизгелләр кап-лап куйды. Хәтта көннәре җитмәде дә яшьләргә. Район җирендә яшәп, эшләп калучыларга форум-слетларда горурланып катнашу мөмкинлеге туачак, әлбәттә. Киләчәктә “Җанга газиз туган җир”, — дип сагынып яшәргә калмасын, “Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да”, дип тырышып хезмәт куеп үз җиребездә солтан булып яшәсәк иде. Читкә китмәгез, яшьләр!
Розалия Зиннәтова