Августның 7сеннән 8енә каршы төндә Тау асты (Подгорная) урамындагы йорттан агач эшкәртү машинасы урлыйлар. Җинаять эше ачылган, хәзерге вакытта тикшерү бара.
7 август көнне “Кырлай” ширкәтеннән урланган ике бозау буенча җинаять эше ачылган.
14 август көнне Арчаның Гагарин урамындагы гараждан эш кораллары урлыйлар. Караклар тотылган.
Бер үк көнне — 8 августта районның ике читендәге авылда җинаять эшләнгән: Апаз авылында бер йортка кереп азык-төлек, Зур Бирәзәдә ындыр табагыннан ашлык урлыйлар. Ике җинаять тә тиз арада ачылган, караклар тотылган.
10 август көнне билгесез кешеләр Арчаның Г.Камал урамындагы сарайдан 22200 сумлык эш коралларын урлый. Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.