Яңалыклар

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Яңа Кенәр–Шурабаш юлында җиңел машина бер кабанны бәрдерә. Кабан үлгән, машинага зыян килгән.

— Кабанны үтергән өчен машина хуҗасы килгән зыянны түләячәк, — ди аучылык буенча дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов. — Юлларда, бигрәк тә төнлә, сак булырга кирәк. Хәзер пошиларның “туй” вакыты, алар мондый чакта “батыр” була.

3 сентябрьдә 17 сәгатьтә киек кошларга көзге ау башлана. Ауга чыкканда бар документлар тәртиптә булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International