Яңалыклар

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

25 августта Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Носы авылында яшәүче Рабига Әхмиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Рабига апа яшьтән иң авыр эшләр башкара, сугыш елларында урман кисә, кырда эшли, чыпта суга. Черек бәрәңге һәм алабутадан он ясап ипи пешерәләр.

Сугыштан соң төрле эшләр башкара. 1954 елда Сәгъдулла Әхмиевка кияүгә чыга, 3 бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International