Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 25 августта Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Фазлыевны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Равил ага 7 сыйныфны тәмамлагач бригадир булып эшли. 1943 елның ноябрендә армиягә алына. Аннан 1950 елда гына кайта. Өйләнә, хатыны Шаһидә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.