Салымны вакытында түлә
Салым бурычын түләү мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз контрольлегендә тота. “Салым бурычларын түләү буенча барлык резервлар да хәрәкәткә килергә тиеш, – дип катгый итеп әйтә Президент. – Бюджет хисабына мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтелә, юллар төзелә һәм төзекләндерелә, торак пунктлар төзеклеге, тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре хәл ителә. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар тәэмин ителә. Әлеге барлык дәүләт функцияләрен дә без киеренке шартларда үтибез”.
Әлеге мәсьәләне хәл итүне күз уңында тотып, 25 августта Татарстан Республикасы бюджетына салымнарны түләү буенча район ведомствоара комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Республикасы буенча районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Альбина Матросова кат- нашты. Салым бурычлары күп җыелган юридик һәм физик затлар комиссия каршында җавап тоттылар.
Утырышка чакырылган 17 юридик затның бюджетка 15 млн. 756 мең 900 сум, 12 физик затның 460 мең сум бурычы җыелган. Җитди сөйләшүдән соң юридик затлар 6 млн. 584 мең 200 сум, физик затлар 126 мең 700 сум бурычын түләде. Бурычлары күп җыелган хуҗалык җитәкчеләре: “Яңа уңыштан кергән акча белән салым бурычларын якын көннәрдә каплаячакбыз”, – дип ышандырдылар.
Бурычлыларның өйләренә рейдлар оештырылды һәм алар алга таба да үткәреләчәк. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин рейдта үзе катнашты. Нәтиҗәдә физик затлардан 485 мең 407 сум 37 тиен салым акчасы (иң күбе транспорт салымы – 359 мең 553 сум 39 тиен) җыеп алынды.
Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Лилия Шиһабетдинова:
– Быел 8 айда юридик һәм физик затлардан 6 млн. 8 мең сум салым акчасы эзләп алдык, – дип сөйләде. – Эзләп алырга тиешлесе дә күп: 18 млн. 323 мең сум. Салым түләмәүчеләрнең өйләренә барабыз, сөйләшәбез, сәбәпләрен ачыклыйбыз, милекләренә арест салабыз, хезмәт хакы, пенсия- ләреннән, банк исәбеннән тиешле салым акчасын тотып калабыз. Сәбәпне, акча юк, түли алмыйбыз, дип әйтәләр.
Соңыннан Татарстан Республикасы буенча салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек. Халыкны кызыксындырган сорауларга ачыклык керттек.
– Быел 2015 ел өчен салым түләнә, – дип аңлатты ул. – Физик затларга яңалыклар бар. Түләү вакыты үзгәрде. Салымны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк булачак. Түләү кәгазьләре октябрь башыннан килә башлаячак. Әгәр дә 1 ноябрьгә кадәр квитанцияләр килмәсә, урындагы салым инспекциясенә хәбәр итәргә яки килергә кирәк. Квитанция килмәде, дип шатланырга урын юк. 1 декабрьдән пенялар салына башлый. Компьютерда шәхси кабинет ачучыларга квитанцияләр килмәячәк. Алар бу эшне компьютер аша башкарачак. Тагын бер яңалык: 2015 ел өчен торакка салым кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Бу исәпләүләр әкренләп гамәлгә керәчәк. Һәркемгә ташламалар каралган. Йортларга 50 кв. метр, фатирларга 20 кв. метр, бүлмәләргә 10 кв. метр торак мәйданына салым түләргә туры килмәячәк.
Румия Надршина