Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашты

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашты. Анда Арча районыннан Раилә һәм Юрий Николаевлар катнашты.

Николаевлар — Арча районында үрнәк гаиләләрнең берсе. Юрий Ильич Сурнар урманчылыгы җитәкчесе, хатыны Раилә Үрнәк элемтә бүлекчәсе җитәкчесе.

Кызлары Юлия Мәскәүдә “Бәхетле” акционерлык җәмгыятендә җитештерү бүлеге җитәкчесе, Марина Арчада “Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсендә эшли. Уллары Руслан Россия армиясе сафларында хезмәт итә, Рөстәм Лесхоз урта мәктәбендә укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International