Халыкның “Бердәм Россия”гә мөрәҗәгатьләре күп

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Халыкның “Бердәм Россия”гә мөрәҗәгатьләре күп

“Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе Арча районының Наласа, Түбән Аты һәм Утар Аты авыл җирлекләрендә эшләде. Авыл халкы тормыш-көнкүрешне яхшыртуга бәйле сораулар белән килде бирегә.

Наласа халкыннан — 8, Түбән Атыда — 6, Утар Атыда 10 мөрәҗәгать кабул ителде. Наласа авылы халкын яшәешкә бәйле мондый сораулар борчый: авыл кешесенең пенсиясе ник түбән, ипотека түләүләре буенча процентны киметеп булмыймы, әфган сугышында катнашучыларга һәм сугыш чоры балаларына ташламалар булдыру һ.б.

Түбән Аты халкы “Чиста су” программасы нигезендә су кертүләрен, Колачыга юл салу, мәктәпнең матди-техник базасын яхшыртуны, декрет ялында бала караган өчен 3 яшькә кадәр түләүне сорый.

Утар Аты мәктәбе укытучылары укытучының хезмәт хакын арттыруларын, шулай ук бала белән өйдә утыру вакытын 3 яшькә кадәр озынайтуларын, декрет елларын стажга кертүләрен, Утар Атыга (бу авылга килә торган асфальт юл бар, ләкин Наласа белән Түбән Аты арасында юл бик начар хәлдә) илтүче юлны төзекләндерү һ.б. сорауларны күтәрде.

Утар Атыда очрашу вакытында Резедә Гыймадиева авыл халкы исеменнән соравын җиткерде:

— Суга түләү бәясе шәһәрдә һәм авылда ничек исәпләнә? Әйтик, шәһәрдә су керү һәм чыгу (канализация) авылда су керү өчен генә түләүдән дә кимрәк. Ни өчен шулай һәм аерма нәрсәгә нигезләнгән? Укытучыларга коммуналь субсидияләр яшәү урыны буенча теркәлгән җир буенча түләнә. Мин 22 ел авылда яшим һәм эшлим, ләкин яшәү урыны буенча Казанда теркәлгән. Шунлыктан, яшәгән җиремә түләгән өчен коммуналь хезмәтләргә субсидия бирелми. Субсидияне яшәгән һәм эшләгән урынга түләсеннәр иде дигән тәкъдимем бар.

Гөлназ Гыйниатуллина укытучыларның гомуми проблемаларын җиткерде:

— Өстәмә белем бирү педагоглары тарафыннан бик күп тәрбияви эш алып барыла. Аларның хезмәт хакын күтәрүләрен һәм эшләгән елларын педагогик стажга кертүләрен сорыйбыз. Авыл халкы белән мәктәпнең уртак проблемасы да бар — авылның Мәктәп урамында яшәүчеләр җәй буе сусыз тилмерә. Бу мәсьәләне уңай хәл итүдә ярдәм көтәбез. Тагын бер сорау: авыл мәктәбендә хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакы 5000 сум. Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күтәрелгәндә дә техник персоналныкы шул килеш калды. Аларның хезмәт хакы артуы көтеләме?

Илмира Кадыйрова авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан авылдашлары өчен борчыла. “Элеккеге колхозларда эшләгәннәрне күздә тотып әйтәм. Алар үз вакытында тәүлегенә 14–18 сәгать бил бөккән кешеләр. Хезмәт хаклары аз булгач аларның пенсиясе дә аз. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә пенсия исәпләгәндә коэффициент бармы һәм ниндидер компенсацияләр каралганмы?

Сораулар күп. Авыл халкы аларның халык- ка файдалы рәвештә уңай хәл ителүенә өметләнә.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International