Нәтиҗә дә әйбәт булырга тиеш

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Нәтиҗә дә әйбәт булырга тиеш

Район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үз эшен 16 августта башлап җибәргән иде. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, профсоюз оешмалары рәисләре, мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре, аерым фәннәр укытучылары белән белем бирү сыйфатын күтәрү юллары турында сөйләштеләр.

25 августта август конференциясенең йомгаклау өлеше булды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев узган елгы август киңәшмәсендә куелган бурычларның үтәлеше, узган уку елы нәтиҗәләре, алдагы уку елына бурычлар турында чыгыш ясады.

Соңгы елларда мәгариф системасына аеруча зур игътибар бирелә, биналар ныклап төзекләндерелә, мәгариф оешмалары заманча уку әсбаплары, предмет кабинетлары, яңа компьютер техникасы белән җиһазландырыла, укытучыларны һәм җитәкчеләрне һөнәри әзерләү һәм квалификациясен күтәрү оештырыла, мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта.

— Район мәгариф системасында педагогларга осталыкларын арттыру, үсү һәм камилләшү өчен бөтен шартлар тудырылды, — диде Зөлфәт Дәүләтбаев. — Шул ук вакытта без бу шартларны тулы көчкә файдаланабызмы, дигән сорау туа.

Бүген белем сыйфаты үткәрелә торган реформаларның нәтиҗәлелеген билгеләүче төп күрсәткеч булып тора. Ә сыйфат турында сөйләшүне мәктәпкәчә белем бирүдән башларга кирәк. Безнең районда бу юнәлештә системалы эш алып барыла. Һәр елны мәктәпкәчә оешмаларның рейтингы билгеләнә, иң яхшы балалар бакчалары республика конкурсларында катнашалар. Балалар бакчаларында берничә тел өйрәнү мөһим юнәлеш булып тора.

Имтиханнар нәтиҗә-ләренә килсәк, тугызынчы сыйныфларда рус теле буенча узган елгы дәрәҗәдә, математика буенча — югарырак. Шул ук вакытта сайлап алган предметлар буенча узган елгы күрсәткечләрдән түбәнрәк.

Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теле буенча баллар узган елгыдан югарырак, әмма респуб- ликаныкыннан түбән. Математика буенча да түбәнрәк.

Мәктәпләр арасындагы рейтингта Арчаның 1нче урта мәктәбе һәр елны алда. Арчаның 5нче гимназиясе, Иске Чүриле, Наласа, Апаз, Арчаның 7нче урта мәктәпләре үзләренең күрсәткечләрен яхшыртуга ирештеләр. Ә менә Арчаның 2нче, Ашытбаш, Шушмабаш, Курса-Почмак, Түбән Мәтәскә мәктәпләре күрсәткечләре түбәнәйде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шәяхмәтова үзенең чыгышында Арча районының мәгариф өлкәсендә дә алдынгылар арасында булырга тиешлеген әйтте. Ул быел укытучыларга яңа ноутбуклар биреләчәк, дигән яңалык белән шатландырды.

— Район бюджетының 65 процентыннан артыгы мәгариф өлкәсенә бирелә, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев. — Без әлегә кадәр 1–2 бала укыган башлангыч мәктәпләрне дә сак-лап калдык. 15 мәктәпкә 23 автобус балалар йөртә. Быелгы уку елы алдыннан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең район укучылары өчен 3 яңа автобус ачкычлары тапшырды.

Район җитәкчесе кадрлар әзерләү буенча җитәрлек эш алып барылмавын әйтте, аерым алганда бу математика, физика, химия, биология, рус теле буенча укытучылар әзерләүгә кагыла. “Мин район мәгариф учреждениесенең һәр җитәкчесе берничә ел алдан кадрлар резервы турында уйларга тиеш дип исәплим, — диде ул.

Район җитәкчесе укучыларга, укытучыларга, тәрбиячеләргә иген уңышын җыйнап алуда, азык әзерләүдә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, яңа уку елында уңышлар теләде.

Соңыннан мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

27 августта Арча шәһәренең Җиңү паркында, аның каршындагы мәйданда район мәктәпләренең чәчәкләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе булды.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев ярминкәне һәм күргәзмәне карагач “Шәп булган!” дигән бәя бирде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International