Хәерле сәгатьтә!
Әле кайчан гына: “Ур–ра! Каникуллар!” – дип урамга сибелгән иде балалар, кай арада үтеп киткән ул өч ай, инде менә укыр вакыт – 1 сентябрь дә җиткән!
Яңадан мәктәпкә чәчәкләр белән килү үзе бер күңелле. Буяу исе аңкып торган класслар, яңа китап, дәфтәрләр һәм... җәен тагын да үсеп, үзгәреп киткән класс-ташлар, матур күлмәк кигән укытучылар. Ә берләр соң, берләр! Аларга бөтен дөнья кызык. Яңа күлмәк, костюм-чалбарларга кадәр үзгә, алар бүген тагын да үсеп киттеләр бугай. Мәктәптә укытучы апалары аларны “зур” итте дә куйды! Хәзер алар зурлар икән бит инде, мәктәптә укыйлар. Ә шулай да күңелнең бер читендә 1 сентябрь уңаеннан әти-әни алып бирәсе курчак, машина...
Арчаның 1нче мәктәбенә (директоры Эльмира Сафина) быел беренче сыйныфка балалар мулдан килде. Өч сыйныф, һәркайсында 30лап бала. Укытучыларына Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен, 4нче сыйныфларны белем киңлекләренә тапшыргач, тагын 1нче сыйныфта өр-яңадан эшкә тотынырга кирәк.
Һәр мәктәптә яңа уку елы, Белем көне тантаналы шартларда башланып китте. Арчаның 1нче мәктәбендә тантанада район башлыгы урынбасары Любовь Осина, республиканың архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова катнашты. Балаларны яңа уку елы белән котларга мәктәпнең иң өлкән чыгарылыш сыйныф укучысы (1939–1949 еллар) Александр Спиридонов килде. Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды.
Күңелле котлаулардан соң 11нче сыйныф укучылары беренчеләргә матур китаплар, шарлар бүләк итте. Сөенечтән беренчеләрнең башлары күккә тиде! Беренче кыңгырау дәрескә дәште... Хәерле сәгатьтә!
Румия Гарифҗанова