Яшь буынны кайгыртып

2016 елның 2 сентябре, җомга

Яшь буынны кайгыртып

Соңгы елларны республикада гаилә һәм балалар проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән 10нан артык проект тормышка ашырыла. Күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Татарстанда 32 мең күп балалы гаилә яши, шуның 740ы безнең Арча районында.

Торак-коммуналь хезмәтләргә субсидияләр, лагерьларга һәм санаторийларга бушлай юлламалар, балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә бушлай тукланулар — болар бар да өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә күрсәтелгән социаль ярдәм. Арчадан өч бала әнисе Рәзинә Кәримуллина:

— Быел җәен улым Зөфәр белән кызым Зәринә бушка Кара диңгездә балалар лагеренда ял итеп кайттылар, — дип сөйләде. — Бик ошатканнар. Диңгездә су коенып, кояшында кызынып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Рәхмәт республика, район җитәкчелегенә күп балалы гаиләләрне шулай кайгыртканнары өчен.

Район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева белән дә сөйләштек.

— Быел 8 айда күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 3 млн. 300 мең сум субсидия һәм тагын даруларга, юл чыгымнарына 3 млн. 400 мең сум акча бирелде, — диде ул.

Татарстан күп балалы гаиләләргә төзелеш өчен бушлай җир участогы бирү буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора. Безнең районда 876 күп балалы гаилә йорт төзү өчен бушлай җир алган.

2012 елдан Татарстанда Президент инициативасы белән мәгариф учреждениеләрен ныклап төзекләндерү программасы тормышка ашырыла. Шушы чор эчендә районда 18 мәктәп яңартылды. Узган ел Мөндеш, Үрнәк, 3нче мәктәптә һәм Арчада 11нче балалар бакчасы төзелде. Быел Кәче балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде һәм анда яңа төркем ачылды. Хәсәншәехта балалар бакчасы төзелә башлады. Яңа төзелешләр хисабына бакчаларга чиратлар сизелерлек кимеде. Республика җитәкчелеге мәктәпләрдә бер сменада гына укытуны максат итеп куя. Арчада бу мәсьәләгә шәһәрнең көнбатыш өлешендә яңа мәктәп төзү уңай йогынты ясаячак.

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларны кайгырту дәүләт сәясәтенең аерым юнәлеше булып тора. Республика бу проблеманы хәл итүнең юлын тапты, караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыра башлады. Соңгы 2 елда гына да 4 балалар йорты бетерелде. Алар урынына балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәкләре барлыкка килде. Хәзер караучысыз калган балаларның 0,04 проценты гына балалар йортында тәрбияләнә, калганнары гаиләләрдә. Безнең районда гына да караучысыз калган 43 бала 27 гаиләдә тәрбияләнә.

Районда балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырылган. Бассейн, Боз сарае балалар бәхетенә төзелде. Спорт мәйданчыкларын төзү буенча Президент программасы уңышлы тормышка ашырыла. Районда 2013–2016 елларда 19 спорт мәйданчыгы төзелде. Әти-әниләр баласын кайсы спорт секциясенә бирергә белми баш вата: “Хоккей уйнасынмы, әллә йөзәргә өйрәнсенме, таэквандо уңайрак булмасмы икән?” Әнә шулай хәзер сайлап алу мөмкинлеге зур.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International